Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 сентябрьдән Казан мәктәпләрендә яңа дәресләр кертеләсчәк

1 сентябрьдән Казан мәктәпләрендә «Хезмәт», «Куркынычсызлык һәм Ватанны саклау нигезләре» дигән яңа предметлар укытыла башлый.

Шулай ук математика буенча курска яңа тема кертеләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

«Технология» дәресе «Хезмәт» дип үзгәртеләчәк, чөнки предметның яңа юнәлеше барлыкка килә.

«Куркынычсызлык һәм Ватанны саклау нигезләре» урта һәм өлкән сыйныфлар өчен мәҗбүри булачак. Курска башлангыч хәрби әзерлек буенча киңәйтелгән программа һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре программасы, шул исәптән беренче ярдәм күрсәтү, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм сәламәт яшәү рәвеше нигезләре керәчәк.

«Математика» предметына яңа «Ихтималлык һәм статистика» курсы өстәләчәк. Ул «Алгебра»ны һәм «Геометрия»не тулыландырачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев