1 октябрьдән хезмәт хаклары, пенсияләр артачак
Киләсе айдан Россия халкы өчен күп кенә яңалыклар кертеләчәк. Пенсияләргә һәм аерым бер категория кешеләрнең хезмәт хакларына индексация илебездәге 3 миллионнан артык кешегә кагылачак. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Хәрби хезмәткәрләрнең пенсияләре 10 процентка арттырыла. Элекке хәрби хезмәткәрләрнең һәм ФСБ, Федераль сак хезмәте, тышкы разведка хезмәте, Россия тикшерү комитеты, җәзаларны үтәтү хезмәте, эчке эшләр министрлыгы, «Росгвардия», гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, янгын сагы, таможня һәм наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек органнарының аларга тәңгәлләштерелгән хезмәткәрләренең пенсияләре дә индексацияләнәчәк. Быел бу өстәмә 10 процент тәшкил итә, төгәлрәге 1,105 мәртәбә артачак.
Хезмәт хакларына килгәндә, дәүләт органнарында эшләүчеләрнең (дәүләт хезмәткәре категориясенә карамаганнарныкы) хезмәт хакы 5,5 процентка артачак. Аерым алганда, бу — бухгалтер, машина йөртүче, сак хезмәткәре, кассир, комендант һәм экспедиторларга кагыла.
Шулай ук «Россия тимер юллары»нда эшләүчеләрнең, шул исәптән, тимер юлларны карап-ремонтлап торучыларның окладлары арта. «Россия тимер юллары» карамагындагы учреждениеләрдә, мисал өчен, медицина һәм мәгариф учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләр дә күбрәк акча алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев