1 гыйнвардан яңа законнар үз көченә керә
Яңа елдан юл кагыйдәләрен бозу якынча бер ярым тапкырга кыйммәтрәк булачак. Дәүләт Думасы икенче һәм шунда ук өченче укылышта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны арттыру турындагы канунны кабул итте.
Моннан тыш, штрафлар түләүгә ташлама кими. Әгәр элегрәк штрафның яртысын 20 көн эчендә түләргә мөмкин булса, закон үз көченә кергәннән соң, 75 процентын түләргә була. Дөрес, 30 көн дәвамында түли аласың.
Билгеләнгән тизлектән сәгатенә 20 километрга арттырган һәм шул ук вакытта 40 километрдан артмаган булса, штрафлар 500 сумнан 750 сумга кадәр үсәчәк. Әгәр 40тан 60ка кадәр арткан икән — 1,5 меңнән 2,5 мең сумга кадәр. Билгеләнгән планканы сәгатенә 80 километрдан арттыручыдан 7,5 мең сум алачаклар. Хәзергә максимум — 5 мең сум.
Башка хокук бозулар өчен дә арта штраф санкцияләре. Светофорның тыелган сигналына чыгу хокук бозучыга 1,5 мең сум (хәзер — 1 мең сум) төшәчәк, ә кабат кагыйдә бозсаң, 5 мең урынына 7,5 мең сумга штраф салачаклар. Бер яклы хәрәкәттә юлга каршы юнәлеш тә «кыйбатлана». Каршы якка чыгу хәзерге 5 меңнән 7,5 мең сумга арта. Куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен бер мең ярым сораячаклар.
Машина йөртүче исерек булса, 30 мең түгел, 45 мең сум түләтәләр. Бу җинаять җәзасына тартылмаган очракларга кагыла. Болар 1 гыйнвардан гамәлгә керәчәк үзгәрешләрнең бер өлеше генә.
Хөкүмәт төзәтмәләре закон проектының икенче укылышы кысаларында да хупланды — ОСАГО булмау очрагы кабат ачыклана калса, 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салыначак (хәзер — 800).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев