Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Тәрбиттә Питрау

Питрау бәйрәме Кайбыч районы Зур Тәрбит авылында зурлап билгеләп үтелмәсә дә, ел саен көтеп алына. Авыл халкы бу көнне чын күңелдән ял итә. Быел исә Питрау бәйрәме аеруча да күңелле узды. Авылыбызның дүрт ансамбле: "Бәләкәч", "Багалма", "Тәңкәләр", "Миләшкәй" ансамбльләре авыл урамнарының һәрберендә быелга соңгы тапкыр уен әйтте. Дүрт ансамбль урамнар...

Питрау бәйрәме Кайбыч районы Зур Тәрбит авылында зурлап билгеләп үтелмәсә дә, ел саен көтеп алына. Авыл халкы бу көнне чын күңелдән ял итә. Быел исә Питрау бәйрәме аеруча да күңелле узды. Авылыбызның дүрт ансамбле: "Бәләкәч", "Багалма", "Тәңкәләр", "Миләшкәй" ансамбльләре авыл урамнарының һәрберендә быелга соңгы тапкыр уен әйтте. Дүрт ансамбль урамнар буйлап җырлап йөрде, һәр круслы юлда (тәрбитлеләр юл чатын шулай атый) уен әйтте.

Халык шулай бергәләшеп, элек уен әйтелгән елга буена төште. Елга буенда уеннар уйнадылар, җырладылар, теләкләр теләштеләр.

Уен әйтү элек-электән калган йола. Зур Тәрбит авылында уен җырын бары тик олы буын гына белә иде. Соңгы елларда уен җырын яшьләр дә өйрәнә һәм уен әйтү йоласы яңа сулыш ала. Мондый йолаларның кабат торгызылуы бик куандыра.

Кич белән авылның һәр урамында өстәлләр куелды. Һәр өстәлдә унике төрле үләннән пешерелгән чәй белән самовар торды. Уен җыры иртәнгә кадәр тынмады...

Татьяна Леонтьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев