Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа китап

8 февраль Россиядә фән көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата керәшеннәрне дә читләп үтми. Күптән түгел Татарстан фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәге "Идел-Урал керәшеннәренең тарихи-мәдәни мирасы. Актуаль сораулар һәм өйрәнү перпективалары" дип исемләнгән җыентык чыгарды.

Китап керәшеннәрнең беренче укытучысы, священник Василий Тимофеевның тууына 180 ел уңаеннан уздырылган конференция материалларыннан тора. Басмада узган елның 9 сентябрендә Казан шәһәрендә узган "Идел-Урал керәшеннәренең тарихи-мәдәни мирасы. Актуаль сораулар һәм өйрәнү перпективалары" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларның мәкаләләре урын алган. Шулай ук, бу җынтыкка 17 ноябрьдә Зәйдә узган "Көнчыгыш Кама аръягы керәшеннәренең социомәдәни үсеше. Үткән һәм хәзерге заман" һәм 18 ноябрь көнне Мамадыш шәһәрендә узган "Василий Тимофеевның Мамадыш ягы керәшеннәрен агарту буенча эшчәнлеге" дигән темаларга узган төбәк фәнни-гамәли конференция материаллары да кертелгән.

Әлеге басма фәнни хезмәткәрләргә, укытучыларга, студентларга, шулай ук Идел-Урал регионы керәшеннәренең тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүчеләргә кызыклы булыр.

Исегезгә төшерәбез, Василий Тимофеевның юбилее кысаларында игълан ителгән журналистикf конкурсы да дәвам итә. Бәйге эшләре 1 майга кадәр кабул ителә. Бу хакта тулырак безнең сайттан (www.tuganaylar.ru) укып белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев