Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"ТАТМЕДИА" "#ДобрыеНовостиТатарстан" акциясен оештырды

5 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында "Игелек атнасы" акциясе уза. Җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышуга юнәлдерелгән төрле чаралар узачак. Күп кенә танылган татарстанлылар бу акциягә инде кушылды. "ТАТМЕДИА"АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин да "Игелек атнасын" хуплады һәм "Instagram", "ВКонтакте" социаль челтәрләрендә "#ДобрыеНовостиТатарстан" акциясен башлап җибәрде. Аның максаты...

5 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында "Игелек атнасы" акциясе уза. Җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышуга юнәлдерелгән төрле чаралар узачак. Күп кенә танылган татарстанлылар бу акциягә инде кушылды.

"ТАТМЕДИА"АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин да "Игелек атнасын" хуплады һәм "Instagram", "ВКонтакте" социаль челтәрләрендә "#ДобрыеНовостиТатарстан" акциясен башлап җибәрде. Аның максаты - игелек кылырга әзер, битараф булмаган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышкан кешеләр турында бөтен республикага сөйләү.

"#ДобрыеНовостиТатарстан" акциясендә республикада яшәүче һәр кеше катнаша ала. Аның өчен үзенең яки бүтән кешенең эшләгән игелекле эше турында сөйләргә кирәк. Бу яхшы хәбәр турында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының "ВКонтакте" социаль челтәрендәге (vk.com/tatarinform) төркеменә язарга кирәк. "Татар-информ" журналистлары сез җибәргән вакыйганы мәгълүмат агентлыгының баш битендә чыгарырлар.

Игелек кылырга ашыгыгыз, һәм бу хакта безгә сөйләгез, ә без бөтен Татарстанга сөйләячәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев