Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сагыну фестивале

Кеше китә - җыры кала, ди халык. Бу сүзләрне Мамадыш төбәгендә туып үскән, керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамблендә җырлаган Диана Мишкинага карата да әйтергә була. Ул үзенең кабатланмас башкару үзенчәлеге белән күңелләрнең нечкә кылларын тибрәндерә, халык җыруларын нәкъ халыкчан итеп башкара ала торган моңлы тавышлы талант ияләренең берсе иде.

Яшьли сәнгать күгендә якты йолдыз булып яна башлап, гомере кыска булып, тиз атылса да, җирдә сүнмәс утын калдырды. Тавышы һәрчак искә төшеп, җырларын һаман да тыңлыйсы килеп тора.

21 январьда моңлы сандугачыбызга 25 яшь тулган булыр иде. Диана "Йолдызлык" фестиваленең күптапкырлы дипломанты, Муса Җәлил һәм Әлфия Афзалова исемендәге республика конкурслары лауреаты, "Роза ветров" Халыкара җыр конкурсларында 2 нче, 3 нче урыннар яулады. Төркиядә һәм Украинада үткән фестивальләрдә катнашты. Барыбызның да киләчәккә зур өмете иде ул... Кызганыч, юл фаҗигасенә очрап, арабыздан бик иртә китеп барды...

22 январь көнне Мамадыш шәһәрендә Диана Мишкина истәлегенә багышланган III регионара фестиваль-конкурс узды. Чараны әнисе Светлана Сабирова, дуслары, коллегалары Диананы сагынып, яшь йолдызның исемен мәңгеләштерү нияте белән оештырганнар.

Диананың әнисе Светлана Сабирова (сулдан икенче) чиккән портреты 9 миллион күзәнәктән тора

 

Мәйдан зурая бара

Ул көнне Мамадыш мәдәният йорты иртәдән үк гөрләп торды. Быел өченче тапкыр гына узса да, фестивальгә Мамадыш, Балтач һәм Яңа Чишмә районнарыннан 150 дән артык катнашучы килгән. Һәрберсенең дулкынлануы сизелеп тора. Аңлашыла да, чөнки алар мәртәбәле жюри алдында зур сынау үтә. Жюри составы, чыннан да, республика күләмендә танылган шәхесләрдән тора. Алар - Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе, "Туганайлар" газетасының баш редакторы Людмила Белоусова, "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле директора Артур Поляков, фестивальнең оештыручысы, Диананың әнисе Светлана Сабирова, "Нократ дулкыннары" Мамадыш телерадиокомпаниясе дикторы, җырчы Ландыш Бабаниязова һәм Мамадыш район мәдәният йорты художество җитәкчесе Марат Локманов.

- Бүгенге көндә халык җанына рухи тәрбия бирүдә җыр һәм сәнгать искиткеч зур роль уйный. Шуның өчен безнең бурыч - балаларны игътибар белән тыңлау, аларның киләчәге турында уйлау. Мин бүген конкурсантларны табигыйлекләренә, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына, тавышларының матурлыгына һәм җырның эчтәлеген бирү сәләтләренә карап бәяләргә тырышам. Үземнең февраль аенда эшли башлаячак мәктәбемә дә укучылар күзлим, - диде жюри председателе Миңгол Галиев.

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев

Ходай тарафыннан талантлы булып туган җаннарны халык бик тиз күреп ала. Арабыздан китсәләр дә, алар турында беркайчан да онытмый. Бу фестиваль дә моны дәлилли. Якты күңелле йолдызыбыз Диана күктән барыбызга да көч биреп торадыр.

Мамадыш районында балалар һәм яшүсмерләрне сәнгатькә тартуга, аларны культуралы кеше итеп тәрбияләүдә зур эш башкарылуы ачык күренә. Бүгенге фестивальдә катнашучыларның да күбесе Мамадыш төбәгеннән. Конкурсантларның саны күп булуы, фестивальнең төрле төркемнәргә бүленеп үтүеннән дә килә. Быел ул "вокал-соло" халык җырлары, вокаль ансамбльләр һәм фольклор коллективлары номинацияләре буенча үтте. Барысы да яшькә карап, биш төркемгә бүленгән. Беренчесенә - кечкенәләр, ягъни 8-11 яшьлекләр, икенчесе - урта төркем - 12- 14, өченчесе - олы (15-17), дүртенчесе - яшьләр төркеме (18-25), соңгысына - өлкән - 26-50 яшьлекләр кертелгән иде.

Башкаручылар төрле яшьтә булгач, сәләтләре дә төрлечә булу табигый хәл. Кечкенәдән үк сәхнә түренә чыгып җырларга курыкмаган балаларны күрү бик сөе- нечле. Алар елдан-ел остара гына бара. Керәшен, татар, рус, чуваш һәм мари халык җырларын бер сәхнәдән ишетү тагын бер зур шатлык.

Фестиваль төрле милләт вәкилләре булган балаларны, яшьләрне берләштерде

Бүген жюри 70 тән артык чыгышны җентекләп тыңлап, үзенең бәясен бирде.

 

Мөлдерәмә күңелле концерт

Кичен, гаҗәеп җылы гала-концерт узды. Сәхнәгә бары җиңүчеләр генә чыкты. Берсеннән-берсе матур чыгышлар, Диананың фотолары һәм видеоархивлардан төзелгән презентацияләр тамашачы күңеленә үтеп кереп, моңлы сандугачыбыз турындагы истәлекләрне кабат яңартты. Диананың әнисе Светлана Сабирова да күңелендәге бар моңын җыр итеп сузды.

Фестивальне оештыручы, Диананың әнисе Светлана Сабирова

Әнисенең кызына багышлап язган шигырләрен укыганда, күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Энесе Рәмис Сабиров инде матур, талантлы егет булып үсеп җиткән. Аның көчле тавыш белән моңлы итеп җырлавын күреп, барысы да сокланды.

Диананың энесе Рәмис Сабиров

- Мин үзем дә хатын-кыз һәм әни кеше буларак, Светлана Александровна алдында баш иям. Ул шушы фестивальне оештырып, Диананың исемен мәңгеләштереп кенә калмый, балаларга, яшьләргә талантларын ачарга мөмкинлек тә тудыра. Диананың тормышы бүгенге балаларда яши. Ул Дианага алмашчылар әзерли, - дип сөйләде Людмила Белоусова.

Бүгенге конкурста керәшен җырын иң яхшы яшь башкаручы дип, Людмила Даниловна республика керәшен оешмасы һәм "Ак Барс Холдинг" ААҖ генераль ди- ректоры Иван Егоров исеменнән, Алгай авылыннан килгән Аделина Бекматовага бүләк тә тапшырды.

Диананың беренче эш урыны, аны керәшен җыруларын яшь башкаручы буларак таныткан "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле дә гала-концертка үзләренең чыгышлары белән тагы бер ямь өстәде. Ансамбльнең җитәкчесе Артур Поляков, барлык көчен Диана фестивале өчен куйган Светлана Сабировага зур рәхмәтен белдерде. "Бәрмәнчек"нең художество җитәкчесе Эльмира Кашапова да үзенең чыгышында: "Диананы беркайчан да онытмыйбыз, аның тавышы һәрвакыт йөрәк түрендә саклана", - диде.

Ансамбль җитәкчелеге быел да Диана Мишкина талантына туры килгән яшь башкаручыны билгеләп үтте. Чия Башы авылыннан килгән 10 яшьлек Арсений Сергеевны диплом һәм планшет белән бүләкләде.

Җиңүчеләргә килгәндә, иң-иңнәрен әйтеп китмәү дөрес булмас. "Вокал-соло" номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат исеменә, Мамадыш районы Урта Кирмән авылыннан Хәсәнов Зөлфәт, Көек-Ерыксадан Илмир Сайфуллин һәм Рөстәм Рәхмәтуллин, Кече Кирмәннән Алсу Исрафилова, Кече Сөннән Рәзинә Сәләхова лаек булды. Мамадыштан Регина Уразлина Диана Мишкина репертуарыннан иң яхшы итеп җыр башкаручы исеменә һәм Светлана Сабированың махсус призына ия булды. Икенче дәрәҗә лауреат исемен Мамадыштан Диләрә Сәләхова, Эмилия Хәйриева, Шиһапова Алина, Олыяздан Алмаз Дәүләтов һәм Рәзинә Гарифуллина, Албайдан Марина Жаркова алды. Беренче дәрәҗә лауреат исеменә Алгай авылыннан Аделина Бекматова, Урта Кирмәннән Ислам Абдуллин, Мамадыштан Гөлшат Нигъмәтуллина, Ләйсән Рәхимова, Кызыл Таудан Лилия Галиева, Югары Якедән Әлфия Васыйлова лаек дип табылды.

Фольклор коллективлар арасыннан өченче дәрәҗә лауреат исеменә "Көмеш тәңкәләр" коллективы лаек булды. Икенче дәрәҗә лауреат исемен Көек-Ерыкса- дан "Мирас" һәм Яңа Чишмә районыннан "Чене Шусам" ансамбльләре алды. Дүсмәт авылыннан "Тәңкәләр" фольклор ансамбле беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек дип табылды.

Дүсмәт авылыннан "Тәңкәләр" фольклор ансамбле

Вокаль ансамбльләр арасында өченче дәрәҗә лауреат исеменә Яңа Чишмә районы "Архангельская краса" ансамбле лаек булды. Икенче дәрәҗә лауреат исемен Мамадыштан "Фантазия" ансамбле алды.

Фестивальнең Гран-при бүләгенә Балтач районы вокаль ансамбле лаек табылды. Җиңүчеләр барысы да Дипломнар белән бүләкләнделәр һәм Диананың әни- сеннән махсус призларга ия булдылар.

Фестивальнең Гран-при бүләге иясе - Балтач районы вокаль ансамбле

Фойеда Диананың кыска гына гомере эчендә яулаган күп санлы кубоклары, дипломнары белән зур стенд та ясалган иде. Монда Светлана Сабирова вак кан- вада чигү җепләреннән крестик белән ике ел буе чиккән Диананың потреты да бар. Аның сүзләреннән аңлышылганча, әлеге кул эше 9 миллион күзәнәктән тора.

Зал тутырып килгән халык, концерт ахырында Диана Мишкинаның "Чишмә" җырын басып, көчле алкышлар белән тыңлады.

 

Шулай ук укыгыз:

Сагыну фестивале фоторепортаж

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев