Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр - фестиваль бизәкләре

5-8 май көннәрендә "Регина" күңел ачу комплексында (Казан, Петровский бистәсе) "Татарстанның мәдәни мозаикасы" ("Культурная мозаика Татарстана") III милләтара яшьләр фестивале узды.

Әлеге чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы булышлыгы белән Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы оештырды. "Культурная мозаика Татарстана" фестивале Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау нигезендә студентлар һәм яшьләр арасындагы милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатында үткәрелә.

Фестивальдә милли-мәдәни яшьләр оешмаларыннан 200ләп вәкил, чит ил студентлары, шулай ук республикабызда этно-мәдәни проектларны чынга ашыручы студент һәм яшьләр берләшмәләре катнашты. Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонова һәм активистлары - Алена Харитонова, Ксения Вуклова, Алена Сапожникова, Светлана Фадеева, Валерий Кирушин, Виталий Никитин, Айдар Маннапов фестивальнең матур бизәкләре булдылар.

Яшьләр төрле уеннар һәм биремнәрдә үзләренең уйлау һәм тоемлау сәләтләренең ныклыгын гына сынап калмыйча, командаларга бүленеп, бер-берсе белән якыннан танышканнар, дуслашканнар.

Фестиваль кысаларында "Дөге бәйрәме" узды. Әлеге чарада төрле милләт яшьләре дөге кергән милли аш-су әзерләп, бер-берсен сыйлаган.

- "Культурная мозаика Татарстана" минем өчен бер ай элек, фестивальдә катнашу өчен анкета турырып, "Халыклар дуслыгы" темасына видеоролик төшерү белән башланды. Мин анда "монтаж" юнәлешен сайладым. Видеороликлар ясау өчен төрле гаджет-приложениелар күп заманда, бу юнәлеш иң кирәклесе. Минем командада сирәк очрый торган исемле һәм төрле томыш вакыйгаларына бай булган чит ил егет һәм кызлары күп иде. Үзбәкстан, Төркмәнстан, Әзербайҗан һәм Таджикстан яшьләре табигатьтә пешергән пылаулардан авыз иттек. Фестиваль аша төрле милләт халыклары турында белемнәремне күтәрдем, - диде Алёна Сапожникова.

- Һәрбер көн яңа белемнәр, мавыктыргыч конкурслар белән үрелеп барды. Бушка узган бер генә минутыбыз да булмады, дип сөйли Валерий Кирушин. - Мин КВН юнәлешендә шөгыльләндем. Фестиваль тантаналы төстә, бәйрәмчә узды. Төрле диаспора яшьләре белән аралашып, аларның мәдәнияте белән таныштык. Керәшеннәр арасында оештыручылар булган Алиса Спиридонова белән Алёна Харитоновага зур рәхмәтләремне белдерәм, - диде ул.

Светлана Фадеева сөйләвенчә, "Культурная мозаикада" узган өч көн аның өчен язның иң якты вакыйгасы булган. "Фестивальдә булган төрле милләт яшьләренә керәшен халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, милли ризыклары турында сөйләдек. Үзебез дә алар турында шактый кызыклы мәгълүматлар белдек. Бөек Җинүгә багышланган чаралар аеруча күңелгә кереп калды", - дип, хис-кичерешләре белән бүлеште Светлана.

7 майда М. Горький исемендәге үзәк күңел ачу һәм ял паркында Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы инициативасы белән Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы да үтте, шулай ук Бөек Ватан сугышы турында төрле телләрдә шигырьләр укылды. Соңыннан катнашучылар флешмоб оештырып, "Победа" сүзен "яздылар".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев