Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы

Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясы "Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" дигән форум үткәрүе турында игълан итте.

4-5 октябрьләрдә үтәчәк республика милләтара форумы, милләтара хезмәттәшлек һәм экстремизмны кисәтүгә юнәлдерелгән программа белән 4 мәйданда эшләячәк.

"Толерантлык театры" - сәхнәдә милләтара аралашуда иң актуаль һәм кискен темаларны ачуга юнәлдерелгән;

"Социаль проектирование" - ничек итеп милләтара хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар төзү турында;

"Этножурналистика" - монда массакүләм мәгълүмат чараларында милләтара проблемаларны дөрес яктыртырга өйрәтәчәкләр;

"Күпмилләтле КВН лигасы" - катнаш КВН командасы оештырырга талантлы яшьләр эзләү; биредә кешене кимсетмичә, милләтара темага шаяртырга өйрәтәчәкләр.

Бу форумда республика керәшен оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлегеннән җиде егет һәм кыз катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев