Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек» ансамбле россиякүләм «Страна талантов» проектында керәшеннәрнең кичке уенын күрсәтәчәк

20 мартта керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле Мәскәүдә НТВ каналы оештырган россиякүләм телевизион проект съёмкаларында катнаша.

"Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамблен НТВ телеканалы оештырган "Страна талантов" дигән шоуда катнашу өчен  чакырганнар.
«Страна талантов» проекты – халык сәнгатен популярлаштыруга, Россиянең мәдәни традицияләрен, этномәдәни күптөрлелеген, барлык халыкларның һәм этник берләшмәләрнең мәдәни үзенчәлеген саклауга юнәлдерелгән масштаблы телевизион проект. 
"Бермәнчек"  дәүләт фольклор ансамбле Татарстан исеменнән чыгыш ясаячак, Казан шәһәрен тәкъдим итәчәк. 

Проектның "йолдызлы" судьялары командасында Россиянең халык артисты, «Русская песня» театры сәнгать җитәкчесе-директоры Надежда Бабкина да бар. 

Алып баручы – танылган артист Алексей Воробьёв. 
Бүгенге көндә коллектив үзенең сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Кашапова белән берлектә "Страна талантов" проектында катнашу һәм съемкалар төшерү өчен Мәскәүгә китте.

Быел проектның 2нче сезоны. Россия буенча 10 дәүләт фольклор һәм жыр-бию ансамбле катнаша. "Бәрмәнчек" шулар исәбендә.

"Безнең ансамбльне интернетта, ютубта күреп алганнар. Проектта керәшеннәрнең кичке уенын күрсәтәбез. 20 мартта съемкалар узачак. Проект ахырында тавыш бирү дә булачак. Шуның өчен, керәшеннәр һәм бөтен Татарстан безнең өчен җан атар дип ышанабыз. Бу проект телевизордан бөтен Россиягә күрсәтеләчәк. Димәк, керәшен культурасы белән зур илебез дә сокланыр" - дип сөйләде Эльмира Кашапова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев