Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылның йөзек кашы

Агымдагы елда Татарстанда авыл җирлеге биналарын капиталь төзекләндерү буенча өр-яңа Дәүләт программасы эшли башлады. Дүрт ай гына үтүгә карамастан, кайбер районнарда ремонт эшләре төгәлләнү алдында. Балтач, Кукмара, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары - шулар рәтендә. Әлеге программаны кабул итү юкка түгел. Чөнки авыл җирлеге биналары узган гасырның 70 елларында төзелгән....

Агымдагы елда Татарстанда авыл җирлеге биналарын капиталь төзекләндерү буенча өр-яңа Дәүләт программасы эшли башлады. Дүрт ай гына үтүгә карамастан, кайбер районнарда ремонт эшләре төгәлләнү алдында. Балтач, Кукмара, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары - шулар рәтендә.

Әлеге программаны кабул итү юкка түгел. Чөнки авыл җирлеге биналары узган гасырның 70 елларында төзелгән. Аларның күбесенең күп еллар дәвамында яхшы ремонт күргәне юк. Тәрәзә-ишекләр, җылыту системалары - үтә начар хәлдә. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан җитәкчелеге аларны рәткә кертергә булган да инде. Авыл җирлеге биналары - авылның йөзек кашы булырга тиеш, дигән таләп куелып, программага кертелгән 78 бинаның 75 ендә капиталь төзекләндерү эшләре башланып киткән.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр итүенчә, программа кысаларында барлыгы 78 авыл җирлеге бинасына ремонт ясалырга тиеш. Бу максатларга республика бюджетыннан барлыгы 98, 5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Әлегә программаның алдагы елларда дәвам ителү-ителмәве билгеле түгел. Шулай да районнарда аның киләчәге булыр, дип өметләнәләр. Чөнки капиталь ремонт көтеп утыручы авыл җирлеге биналары республикада шактый икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев