Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Жанга якын җырак әби

"Туганайлар"да Чия башы кешеләре турында чыккан язмаларны һәрвакыт кызыксынып, кем әле бу, йортлары кайсы урамда әле боларның, - дип, хатирәләр яңартып укып барам. Моның сәбәбе бик гади: яртылаш Чия башы кызы бит әле мин, әниебез шул авылныкы безнең. Тик бу язмам әни турында түгел - җырак әби (Тарасова Аграппина Ивановна)...

"Туганайлар"да Чия башы кешеләре турында чыккан язмаларны һәрвакыт кызыксынып, кем әле бу, йортлары кайсы урамда әле боларның, - дип, хатирәләр яңартып укып барам. Моның сәбәбе бик гади: яртылаш Чия башы кызы бит әле мин, әниебез шул авылныкы безнең. Тик бу язмам әни турында түгел - җырак әби (Тарасова Аграппина Ивановна) хакында.
Кем уйлап чыгаргандыр, әни ягыннан туганнарга җырак дигән сүз өстиләр бездә, кем ягыннан булса да, туганнар җырак булмый инде ул, шуңа да туган бит инде алар, бигрәк тә җырак әби...
Үземне белә-белгәннән бирле, җәйнең шактый вакыты Чия башында узды минем. Сагыну-сагышларның да ни икәнен беренче тапкыр шушы авылда татыдым. Әниемнең туган авылына озакка дип киләм дә, беренче көннән әтиемнең туган авылын сагына башлыйм, хәер, әтиемнеке генә түгел, үземнеке дә шул...
Мин белгәндә, җырак әби ялгыз яши иде инде. Ире сугышта үлгән, 4 баласы да үсеп-таралышып, үз тормышлары белән яшиләр. Читтән караганда гади, гадәти кебек күренсә дә, үзенә генә хас яшәү рәвеше бар иде аның. Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр бит. Йорт-җире, каралты-курасы таза, нык, матур. Өе бер яклы гына булса да, шул хәтле биек, иркен. Ишек алдыннан өйгә керер өчен әллә ничә баскыч күтәрелергә кирәк, ул баскычларны шактый ю дым мин, чиләк-көянтәләп чишмәдән дә, инештән дә әллә ни хәтле суын да ташыдым.
Өйалдысының яртысын агач тан ясаган зур сәке алып тора, сәкенең асты да, өсте дә төрле-төрле чиләктер, таздыр, табактыр белән тулган. Киткән кыздан табагач та курка диләр бит, безгә дә күп кайтты ул сәкедәге табаклар, чиләкләр. Өйалдының иң түрендә - чолан. Ул чоланның исләре! Анда кергәч, башлар әйләнеп китә, стенага элеп куелган шифалы үлән исләре бу, сандык өстендә үги ана, әрекмән яфрагына салып, җиләк каклары киптерелгән. Җырак әбигә генә хас, без оныкларын сокландырган, гаҗәпләндергән тагын бер нәрсә: шул чоланындагы конфетлары сортлап аерып, банкаларга салып куелган аның. Кайсы конфетны кем күчтәнәчкә алып кайткан, кайсысын үзе кибеттән сатып алган, ул барысын да хәтерли. Әле без килергә матуррак конфет кәгазьләрен җыеп, пөхтә итеп төреп тә куя. Өен урталай бүлеп, түрдә шкаф тора иде, ул шкафны гел ачып карыйсы гына килә, аның эчендә ниндидер могҗиза, сер яшерелгән кебек тоела иде үземә. Җырак бабайның сугыштан язган өчпочмаклы хатларын да шунда саклады җырак әби. Саргаеп беткән ул хатлар аның өчен бик кадерле, изге иде.
Өенең ике ягын әйләндереп алган бик шәп җиләк-җимеш бакчасы бар иде аның, бөтен җирдә тәртип яраткан җырак әбинең бакчасы да көлеп тора иде. Ирга, груша, алмагачлар янәшәсендә карлыган, крыжовник куаклары үсә, койма буйлап куралык. Ничек итеп суган үстергәннәрен күрсәгез сез аның! Төпләрен йомшарта, билгеле бер вакыт җиткәч, суганның төпләрен ача.
Лапас-курасында да һәрвакыт тәртип, лапасына килеп кергәч, мине ниндидер шомлы, серле бер хис тә биләп ала торган иде. Аның баз өсте, келәтендә үзеңне музейда кебек хис итәсең: анда төрле-төрле элекке эш кораллары, әллә нинди станоклар, тырыслар, өч җәпле агач сәнәкләр... Мин белгәндә лапасында дуңгыз, кәҗә, тавыклар гына тота иде инде җырак әби. Терлекләрен, кош-кортларын шул хәтле яратып, тәртипләп карый иде ул. Без бәләкәй чакта туган көн җитсә, безнең әниләр күкәй күк тәгәрәп үс дип, ике күкәй пешереп бирәләр иде. Җәй көне җырак әбинең тавыклары салып та карый иде ул күкәйне!
Җырак әби "төн кошы" иде, көндез эшләп өлгермәгән эшләрен төнлә эшләгән чаклары да була иде аның. Эш дигәннән, яшь чагында, ирләргә биргесез көчле, җегәрле булган ул. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда иң авыр эшне аңа тапшыра торган булганнар авылда. Көне гел эштә узган бу карчыкның "төн кошы" булуы, бәлки, шуннан да килә торгандыр.
Эшне җиренә җиткереп башкара һәм синнән дә шуны таләп итә иде. Бәрәңгене күп утырта иде җырак әби, беребез - карт, икенчебез - бәләкәй, безнең эшләү дә шул хәтле генә булган инде күрәсең, без аның белән атналар буе бакчада ята идек, безнең авылдан җыелышып килеп, бер көндә дә эшкәртеп бетергән булды булуын. Андый чакта җырак әбинең иңенә канатлар үсә, ул яшәреп, матурланып китә иде. Мин белгән Чия башы халкы да ярдәмчел иде, күрше әбиләренә игътибарлы, мәрхәмәтле булды авыл.
Камыр ашлары пешерергә әвәслеге юк иде җырак әбинең, ботка, бәрәңгеләре телеңне җотарлык була, төрле-төрле варенье белән эчкәнгәме чәе искиткеч тәмле, бигрәк тә, кура җиләге ва реньесы белән эчкәне. Кура җиләге дигәннән, без аның белән урманга йөри идек җиләк җыярга. Җырак әби үзе җыйган җиләкләрен дә кушып әллә ничә банка варенье кайнатып куя иде безгә. Песукны күп итеп салып, озак итеп казанда кайната торган иде ул аны. Ипигә кура җиләге вареньесы ягып ашап үскәнгә микән, артык чирләп йөргәннәр дә истә калмаган.
Безнең авыллар арасы 16 чакрым. Арада урман бар. Җәйләрен шул урманда очрашып (әни ат җигеп, әби җәяү килә), безгә көн буе печән чабышып, бәрән, мунча себеркесе бәйләшеп, кире кайтып киткән чаклары да күп булды аның.
Җырак әби безнең авыл халкына да киң күңелле, кунакчыл булды. Төнгә калган юлаучылар бик еш шакыды аның капкасын. Кергән һәр кешегә йоклап чыгар өчен урынын да, якты йөзен дә жәлләмәде ул. Концерт белән Чия башына килсә, Илһам Шакиров гел аңа кунарга керә торган иде. Җырак әби өйдә булмаса, ачкычының кая яшерелгәнен дә белә иде Илһам абыебыз.
Киеп йоклый торган махсус күлмәге бар иде аның. Төсе уңып беткән иске күлмәген шул хәтле йомшак, шул хәтле тәнгә рәхәт дия торган иде, шул йомшак күлмәген кигән җырак әбигә сыенып кечкенә вакытта шактый йоклаган кыз бит мин. Аның шул иске күлмәге аша күчкән тән җылысы һаман да күңелемне өшүдән саклап тора сыман.
Ял итә торган урындыгы капка төбендә түгел, бакчасы алдында иде аның. Үткән-сүткән кешеләр янында туктап, хәлен белешеп, аралашып китәргә тырышалар иде. Кайберәүләр белән тиз генә аерылыша алмыйча, аларга ияреп бераз гына озата бара торган гадәте дә бар иде. Минем өчен сәеррәк тоела иде ул элегрәк, яши-яши аңладым: соңгы елларда аралашу, рәхәтләнеп сөйләшеп утыруга сусый торган булган икән бит ул. Шул сусау урамга, кешеләр
янына чыгарган аны.
Җырак әбине димләп, 3 балалы иргә бирәләр, озак яшәми, өченче балалары үлә аларның, җырак бабай белән 7 ел гына бергә яшәп калалар. Шул җиде ел эчендә бер кыз, бер малайлары туа. Бүгенге көндә безнең әни генә исән-сау, аңа - 78 яшь. Әтисе сугышка киткәндә, атка утырып, Тәкәнешкә кадәр бара әни, аерылышкан чакта җырак бабай кызына 5 тиен акча бирә, әни кайт канда шул акчаны югалта. Төшендә бер бабай, акчаңны югалттың, әтиең сугыштан кайтмаячак, - ди.
- Җыелышып эштән кайткан чакта икесе ике тәрәзә төбенә менеп утырып, көтеп торалар да, мине күрүгә, икәүләшеп, "әни, әни", дип кычкырырга тотыналар, - дип искә ала иде кияүгә чыккан беренче елларын җырак әби. - Башта уңайсызланып та йөрдем әле, аннары ияләнеп киттем инде, тик син балалы иргә кияүгә чыкма яме, - дип, киңәшләрен дә биргәли иде ул миңа.
Элек тубал күтәреп, чәчү чәчеп йөргән әби икмәкне бик кадерли, олылый иде. Ипинең валчыгын да әрәм итмәде үзе. Икмәк турында риваятьләр сөйләп уйландыра, әллә нинди табышмаклар әйтеп башны катыра торган иде. Минем аның 12 сум пенсия алганы исемдә калган. Өйдә утырганга шуның хәтле акча бирсеннәр инде дип, хөкүмәткә рәхмәтләрен укып, сөенеп, куанып туя алмый иде. Авыр сугыш елларын узган, ялгыз гына 4 бала үстергән карчык, булганына шөкер кылып яши белә иде шул. Тизгә генә килеп киткән чакларда да күп итеп су ташып калдыра торган идек. Запаслы, иртәгәсе ышанычлы булырга тиешлелеге канына сеңгән иде җырак әбинең. Яратып җырлый торган берничә җыры бар иде аның. Табыннарда аның җырларын җырлап, аны гел искә алып торабыз хәзер.
Карурманга кояш төшми,
Шуңа карлыган пешми.
Безне кеше бәхетсез ди,
Бәхет бакчада үсми.
Кул арасына ныклап керә башлагач, миңа Чия башына юл ябылып, статусым да үзгәреп китте. Җырак әби кызыннан әни кызына әйләнеп калдым мин. Шәһәргә чыгып киткәч, күрү-күрешүләр тагын да сирәкләнде.
Җирдә тырышып-тырмашып көн күргән җырак әбиебез 1988 елда җир куенына керде. Кырмыска кебек тырыш булды ул, гомер буе алны-ялны белмичә, эшләде дә эшләде. Бүгенге көндә без аның оныклары мул тормышта яшибез, шактый гына үрләр дә яуладык, уңышларыбыз да юк түгел. Тик тормыштагы бер генә байлык та җырак әбигә биргесез икәнен аңлап, аның белән уздырган көннәрне сагынып, аны гел искә алып торабыз. Минем өчен әле һаман да аның төшкә керүе яхшы фал, аны күрсәм юлым уңа, ниндидер яхшы хәбәрләр ишетеп, куанычларым арта.
Күрше авылда яшәгән кызын, оныкларын бер күрергә тилмереп утырган җырак әбине гомер буе бәхетсез булгандыр дип уйламыйм мин. Бәхет төшенчәсе киң кырлы бит ул, аны һәркем үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Ак бәхет дип әйтергә күнексәк тә, бәлки, кемгәдер бәхет башка төстә булып күренәдер. "Безне кеше бәхетсез ди, - диеп җырласа да, бәхетле чаклары аз булмагандыр аның. Ничек итеп безнең җырак әби бәхетсез булсын ди инде ул! Безнеке, үзебезнеке булсын да.
Елизавета МАЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев