Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Сугыш еллары онытылмас

Әлмәт районының Илтән-Бута авылында туып-үсеп, шунда гомер итүче җизнәм Михаил Агапов сугыш чоры баласы. Бәләкәйдән үк авырлыклар күреп үскән ул

Аның әтисе Федор 1942 елда сугышка алына, ә аның улы Михаил 1943 елның 1 январендә дөньяга аваз сала. Җизни үзенең үскән чагындагы тормышын сөйләгәндә, күз яшьсез генә тыңлап булмый.

– Әни 1949 елны көтүгә ялланган. Алты яшьтә генә булсам да, мин дә көтү көтешкәнмен. Ул елларда бүреләр үрчегән. “Әнә, бәрәннәрне зур этләр алып киттеләр”, – дип әнигә сөйләгәнмен. Бүрене эттән аера белерлек яшьтә булмаганмын, – дип узганнары турында сөйли җизни.

1949-1952 елларда, ашарга булмагач, аларга басудан черек бәрәңге җыярга туры килә. Әниләре шул бәрәңгегә кычыткан, алабута һәм кузгалак кушып, тозсыз күмәч пешерә. Өйдә тоз булмагач, дәдәйләре аларга тозлы балыктан бушаган кисмәк бирә. Кисмәкне вак итеп турап, тоз урынына ашка сала әнисе.

Шул авырлыкларга карамастан, әниләре Василиса ике улын һәм бер кызын ач-ялангач итмәскә тырышкан.

1950 елда мәктәпкә укырга кергән Михаилга суык тиеп, аздан гына үлми кала. Сугыштан соңгы авыр елларда туйганчы ашарга гына түгел, өс-башка кияргә дә булмый. Нишләсен, укучы малай, башына яулык бәйләп, ике кышны чыга. Ә җәй айларында, көтү көтәргә ялланып, мәктәптә укыр өчен, ручка, карандаш, дәфтәргә акча эшли.

Сугыш чорында туып, ачлы-тук-лы тормышта үскән авыл малае чын ипи тәмен беренче тапкыр 1953 елны белә. Ул елны ашлык өләшәләр. Яңа калкып чыккан Әлмәт шәһәреннән чана белән буханка ипие алып кайта башлыйлар.

Әтиләре 1954 елны исән-сау кайта, ләкин чирли. Михаил үзе 1958 елны мәктәптә укуын бетерә. Урыс авылы Аппакта кышын колхозда эшли, җәйгелектә көтү көтә. Ул 1960 һәм 1961 елны колхозда, башкалар кебек үк, “таяк”ка эшләп йөри.

1963 елны армия сафына алынып, өч ел десантчы булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, шофер буларак, машинада колхоз председателен йөртә. Үз гомерендә тракторчы, бригадир була, сварщик эшенә дә өйрәнә. Тормыш авырлыкларын эш белән җиңеп яшәгән җизнәмнең, үзе шикелле сугыш чорында туып-үскән балаларны онытмыйча, җылы сүз әйтеп, бүләкләр биреп хөрмәтләгән өчен, Аппак авыл җирлеге башлыгы Валентина Горбуновага рәхмәте зур.

“Дөньялар имин булсын. Балаларга, оныкларга ачлык, сугышлар күрергә язмасын”, – дип әйтүче җизнәбез Михаил Агапов 78 яшен узып китте. Тутам Елиза вета белән алар 45 ел буена иңгә-иң куеп, матур яшиләр, тормыш йөген парлап тарталар. Өч баһадир улларын үстереп, киленнәренә, оныкларына сөенеп гомер итәләр. Балалары яннарында булмасалар да, әти-әниләрен онытмыйлар, һәрвакыт кайтып булышалар.

Маргарита ГАЛИУЛЛИНА. Түбән Кама шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев