Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Фёдор Симашев - ТАССРны таныткан шәхес

Симашев илнең иң көчле спортчылары унлыгына керә.

Карендәшебез Федор Симашев - Татарстан Республикасының иң танылган чаңгычысы. Ул 1970, 1974 елларда узган дөнья чемпионатлары чемпионы, ике тапкыр көмеш һәм бакыр призёр, 1968 елда Гренобльдә узган X кышкы Олимпиадада һәм 1972 елда Саппорода үткән XI кышкы Олимпиадада катнашкан. 1972 елда 4х10 км эстафетасында – чемпион, 15 км аралыкта көмеш призёр булып кала. Биш мәртәбә Бөтендөнья кышкы Универсиада чемпионы, 1968-1976 елларда 12 тапкыр СССР чемпионы. Фёдор Симашев Зәй районы Югары Баграж авылында туган. Мәктәпне бетергәч, Иркутск өлкәсе Усолье-Сибирск шәһәренә китә. Иркутскның физик культура техникумында читтән торып укый. Өлкә күләмендә оештырылган беренче ярышларда ук икенче урынны ала. 1967 елда Фёдор Симашев илнең иң көчле спортчылары унлыгына керә. 1991 елда Фёдор Симашев хатыны Зоя Ивановна белән Мәскәүдән Зәйгә күчеп кайта. 1997 елда вафат була. 

Татарстанда “Якташың өчен тавыш бир!” дип аталган акция башланды. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышлана. “Республиканың һәр районында үз эшләре, җиңүләре һәм казанышлары белән кече ватаннарын һәм бөтен Татарстанны таныткан каһарманнар бар. Шагыйрь һәм спортчылар, галимнәр һәм сәясәтчеләр, рәссамнар һәм Ватанны саклаучылар, музыкантлар һәм җәмәгать эшлеклеләре — бу гасыр дәвамында республиканы алга этәргән кешеләр”, диелә 100.tatarstan.ru сайтында. 

Акциядә  республиканы таныткан 45 кандидат өчен тавыш бирергә була. Алар арасында безнең карендәшләребез – Олимпия чемпионы Фёдор Симашев һәм Советлар Союзы герое Пётр Гаврилов та бар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев