Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

"Татарстан - уртак йортыбыз"

30 август көнне Тукай районының Князево авыл җирлегенә кергән Татарстан поселогында "Татарстан - уртак йортыбыз!" фестивале узды. Ул биредә яшәүче төрле милләт халыкларына, аларның гореф-гадәтләре, көнкүрешләренә багышланды.

Татарстан Республикасы хөрмәтенә аталган әлеге поселокта 4360 кеше исәнләнә. Биредә 15 милләт вәкиле көн күрә.

Тантанага җыелучыларны Князево авыл җирлеге ветераннар Советы председателе Александр Волков котлап узды. Чаллыдан килгән кунакларыбыз, "Кавказ" халык коллективы (җитәкчеләре Денис Абрамашвили) башкаруындагы биюләрне халык бик җылы кабул итте, көчле алкышларга күмде. Һәр катнашучы сәхнәдә үзләрен югары дәрәҗәдә тотты.

"Айбагыр" керәшен ансамбле чыгышы да һәркемнең күңеленә хуш килде. Шушы көннәрдә генә диярлек оешкан "Славица" украин халык җыр ансамбле, "Наз" татар фольклор, "Русский звон" рус фольклор коллективлары чыгышы, башкорт Азамат Аккубековның курайда уйнавы, удмурт Зинаида Еремееваның яңгыравыклы матур тавышы беркемне дә битараф калдырмагандыр.

Фестивальдә катнашучы һәр халык вәкиле үзенең милли киемнәрен, аш-суларын һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итте. Сәхнәдән үз җыр-көйләрен, биюләрен күрсәтте.

Әлеге фестиваль безнең поселокта даими уздырылып килә.

Тамара Тузеева,

Князево авылы клуб мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X