Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Менделеевта зур җыен

22 октябрь көнне Менделеев шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында Республика керәшен оешмасының Менделеев бүлегенең отчет-сайлау конференциясе узды. Конференция алдыннан авыллардан килгән фольклор коллективлар чыгыш ясады. Шулай ук, кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. Конференциядә кунаклар - Менделеев районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров, республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы...

22 октябрь көнне Менделеев шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында Республика керәшен оешмасының Менделеев бүлегенең отчет-сайлау конференциясе узды.

Конференция алдыннан авыллардан килгән фольклор коллективлар чыгыш ясады. Шулай ук, кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Конференциядә кунаклар - Менделеев районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров, республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы исполком җитәкчесе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы члены, "Туганайлар" газетасының баш редакторы Людмила Белоусова, республика оешмасының Чаллы бүлеге җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, Алабуга бүлеге керәшен оешмасы җитәкчесе Николай Мельниковлар катнашты. Шулай ук "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбленең художество җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Кашапова белән ансамбльнең солисткасы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү Үзәге белгече Эльвира Камалова да килгән иде. Конференциядә барлык җирле милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, культура һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.

Конференциядә катнашучыларны сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров чыкты.

Килгән кунакларны, делегатларны Менделеев районында беренче тапкыр шушындый зур, мөһим конференция оештырылу белән котлап, киләчәктә башкарасы эшләрендә уңышлар теләде. Аның әйтүенчә, Менделеев районы администрациясе башлыгы Валерий Чершинцев инициативасы белән 2014 елның ноябрендә булдырылган Халыклар Дуслыгы йорты - дәүләтнең милли сәясәтен һәм районның милли-мәдәни автономияләре эшләрен гамәлгә ашыру өчен төп мәйданчык.

Людмила Белоусова үзенең чыгышында республика керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе җитәкчесе Иван Егоров исеменнән бу чарада катнашучыларны Покрау бәйрәме белән котлап, уңышлы эшләр теләде. "Менделеевта - гражданлык позицияле, чын керәшеннәр яши, - диде ул. - Алар керәшенлекләрен беркайчан да онытмаганнар, атеизм чоларында да гореф-гадәтләрен саклап калганнар. Барыгызның да бүген монда җыелуы - сөенечле хәл. Үзебезне үзебез саклап, алга таба да шушылай матур яшәргә язсын", - дип сөйләде ул.

Конференция делегатларына республика керәшен оешмасының эшләре, проектлары турында да әйтеп китте. "Туым җондозы" фестивалендә, "Айбагыр" этнолагеренда Гришкин авылы балаларының актив катнашуын ассызыклап, алдагы проектларда Менделеевның үзеннән һәм районның башка авылларыннан да яшьләрнең өстәлүен теләде. Менделеев керәшеннәренә зур, матур залларда җыелып, борчу-шатлыкларын уртаклашырга ярдәм күрсәткән өчен, җирле администрация вәкилләренә һәм Халыклар Дуслыгы йорты җитәкчесенә рәхмәт белдерде, керәшен оешмасының Менделеев бүлегенә нәтиҗәле эш теләде.

Конференция кунагы Виталий Агапов Менделеев керәшеннәренең беренче тапкыр шулай күп итеп җыелып, күзгә-күз карап, матур итеп сөйләшеп утыруларына шатлануын белдерде.

Район фольклор ансамбльләрен ноябрь аенда Чаллыда узачак "Керәшен җыру әйтә" фестивалендә катнашырга да чакырды ул.

Менделеев районының бөтен авылларыннан җыелган 40 делегат исәп-хисап тотып оешма эшенә бәя бирделәр һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр.

Һәр чыгыш делегатларда зур кызыксыну уятты

Отчет доклады белән керәшен оешмасының Менделеев бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Валентина Мамакова чыгыш ясады.

Менделеев шәһәрендә Халыклар Дуслыгы йорты ачылу белән авылларда керәшеннәрнең милли мәдәниятен, фольклорын үстерү эше рәсми статус алган. Хәзерге вакытта районда керәшеннәр алты авылда яши - Иске Гришкин, Сәйтәк, Бөрешле, Мунайка, Тагай, Максимково. Республикада эшләп килүче программалар буенча һәм җирле администрация ярдәме белән, Бөрешле авылында 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм фельдшер-акушерлык пункты, Мунайка һәм Сәйтәктә күпфункцияле үзәк, Иске Гришкинда медпункт ачылган, асфальт юллар салынган. Бу авылларның мәктәп һәм клубларында керәшеннәргә багышланган чаралар күп уза. Мунайка авылында үткән "Авыл көне"нән халык бик канәгать калган. Авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре керәшен фольклор ансамбле дә оештырганнар. Сәйтәк авылында да ансамбль оештырылган. Күпфункцияле үзәк ачылганда, Президент Рөстәм Миңнеханов тапшырган 100 мең сумга костюмнар тектерелгән. Үсеп килүче буынга рухи тәрбия бирүне күз алдында тотып, май ае ахырында Сәйтәк авылында яшәүче Андрей Харитонов һәм Геннадий Минибаев инициативасы белән, авылда часовняга нигез салынган. Хәзерге вакытта аның түбәсе ябылган инде. Бу зур эштә башлап йөрүчеләргә җирле эшмәкәрләр һәм авыл халкы булыша, икән.

Валентина Мамакова

Иске Гришкин авылының "Бигәш" фольклор ансамбле 2016 елда 75, "Бигәшкәй" балалар ансамбле 35 еллык юбилейларын каршылый. "Бигәшкәй"нең 30 еллык юбилее уңаеннан, 2011 елда 2 нче мәктәп директоры Юрий Камашев җитәкчелегендә беренче район керәшен яшьләре форумы уздырылган булган. Киләчәктә дә мондый форумнар үткәреп торуны алдагы бурыч итеп күрә Валентина Викторовна.

"Бигәшкәй" ансамбле республикада уздырылган фестиваль, конкурсларда даими катнашып, дәрәҗәле урыннар яулый. Менделеевта "Туым җондозы" һәм "Керәшен чибәре" республика конкурсларында ел саен катнашу турында да уйлыйлар. 2014 елда "Бигәшкәй"нең Төркиядә узган яшьләр фестивалендә булып кайтуын да сөенечле хәл, дип саныйлар. Менделеев районында бер генә бәйрәм дә "Бигәш"тән башка узмый икән. Мамадыш районы Җөри авылында уздырылучы "Питрау" җыенында да, "Крутушка" Халыкара фестивалендә дә катнашалар. Киләчәктә һәрбер авылның үз престол бәйрәмен торгызу һәм Иске Гришкин авылында "Тройсын"ны ел саен республика күләмендә уздырырга кирәклеге турында да әйтеп узды Валентина Мамакова.

Спонсорлар ярдәме белән Изге Георгий Победоносец исемендәге чиркәү дә төзелеп килә икән. Отец Павел Малышев җитәкчелегендә чиркәү каршындагы атнакөн мәктәбенә йөрүче балалар быел митрополит Феофанны керәшенчә җырлап каршылаганнар. Ә менә Иске Гришкин авылында атнакөн мәктәбен биш ел элек япканнар. Керәшен халкының тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, саклап калу өчен шәһәрдә һәм авылларда атнакөн мәктәпләренең торгызылырга тиешлеге хакында да искәртте Валентина Мамакова

Менделеев районында бүгенге көндә берничә керәшен музей экспозициясе эшләп килүе, әдәби-иҗади кичәләрнең оештырылып торуы куанычлы хәл. Һәр елны якташлары шагыйрь Егор Уткинның туган көнен балалар стелла янында сәнгатьле шигырь уку кичәсе итеп үткәрү традициягә әйләнгән. Югалып баручы керәшен авылларын барлау һәм аларның халкы белән очрашулар оештыруны да төп бурычларның берсе итеп күрә Валентина Викторовна.

Конференциядә республика керәшен оешмасының Менделеев бүлеген юридик көчкә ия оешма итеп теркәү турында да киңәшләшү булды. Бу оешмага бер елдан соң региональ һәм Бөтенроссия грантларында катнашырга мөмкинлек бирер иде. Валентина Мамакова үзенең чыгышында районда керәшеннәрне туплау, мәдәниятләрен саклап калу юнәлешендә башкарган эшләрне туктатмаска, алга таба тагын да киңәйтергә дигән, бурычлар куйды. Шушы юнәлештә эшләгән кешеләрнең барысына да рәхмәт җиткерде.

Конференциянең икенче өлешендә Менделеев оешмасының 12 кешедән торган яңа җитәкче органы сайланды. Оешманың яшьләр бүлеген оештыруны Эдуард Бармаковка йөкләделәр.

Эдуард Бармаков

Менделеев бүлегенең җитәкчесе урынына ике кандидант каралды. Предприниматель Валентина Исакова һәм Гришкин авылы җирлеге җитәкчесе Валентина Мамакова өчен тавышлар тигез бүленде.

Валентина Исакова

Оешма җитәкчесен яңа сайланган идарәнең беренче утырышында сайларга килешелде.

Рәсми өлештән соң, конференциядә катнашучыларга сюрприз ясап, "Бәрмәнчек" ансамбленнән Эльмира Кашапова белән Эльвира Камалова дуэты һәм Татарстанның халык артисты Виталий Агапов кечкенә генә концерт бирделәр.

Соңыннан кунакларны һәм делегатларны милли ризыклар белән чәй эчәргә чакырдылар.

P.S. 27 октябрь көнне Менделеевта узган район керәшен оешмасы идарәсенең беренче утырышында бүлекнең җитәкчесе итеп Валентина Мамакова сайланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев