Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Кәләй авылы асыл җир икән...

Күптән түгел без Әлмәт районы Кәләй авылында иҗади командировкада булып кайттык. Бу якларның элек-электән төзек, матур икәнен ишетеп белә идек. Бу юлы барысын да үз күзләребез белән күреп, сокландык.

"Баш-башында кулиса..."

Табигать серле нәрсә инде ул. Әлмәт районына үтеп керүгә, беренче булып күзгә юл буенча тезелеп утырган нефть суыру җайланмалары ташлана. Бу районның Татарстанның иң бай регионы икәнен белмәгән кеше юктыр. Хезмәт сөючән, асыл кешеләре булмаса, һәр җирдән саркып торган кара алтын гына Әлмәтне бөтен Россиягә таныта алмас иде. Кәләй авылы халкы да бу өлкәдә үзенең лаеклы урынын алып тора.

Гаҗәеп матур табигатьле Кәләй безне ерактан ук кояш кебек елмаеп каршы алды. Казаннан юлга чыккач та, күңел үзеннән-үзе көйләп барды:

"...Кәләй урамнары ла озын урам, баш-башында тимер лә, ай-һай лай, кулиса...".

Күңел кылларын тибрәтә бу моң... Авылның җырларда җырланган озын, киң урамнарыннан атлаганда әле бер, әле икенче якка күз салабыз - тимер кулиса- лары инде булмаса да - берсеннән-берсе матур, мәһабәт йортлар, менә дигән мәктәп, балалар бакчасы, узган елның ноябрендә генә ачылган яңа клуб безне горур гына озатып калалар.

Кәләй урамнары төзеклеге белән сокландырды

Үзләренең полиция бүлекләре һәм поликлиникалары да бар.

Бер генә төзек булмаган хуҗалык та, җимерелә башлаган каралты-кура да күренми. Мондый гөрләп торган керәшен авылын күрү җанга җылы бирә. Изге Дмитрий Солунский чиркәвенең ачык булып, көне буена эшләп торуы тагы да сөендерде. Димәк, монда халык иман белән бергә көн күрә...

 

Авылның "айбагырлары"
 
2015 елда китапханәдә "Айбагырлар" дип исемләнгән "ял көне клубы" оештырылган. Анда 15 ләп иҗат яратучы өлкән яшьтәге түти күңелле ял итә.
- Кышкы чорда ике атнага бер җыелабыз. Язын айга бер булыр, табигать кышкы йокыдан уяна башлагач, авыл җирендә эш тагын да арта бит. Һәрбер утырышны без төрле-төрле темаларга багышлыйбыз. Күренекле җырчыларыбызны, язучыларыбызны искә алабыз. Күптән түгел генә үзебезнең төбәк композиторы Рәис Нәгыймовны искә алдык. Аңа 2 январьдә 70 яшь тулган булыр иде. "Кәләй урамнары" җырын бөтен дөньяга таныткан авылыбызның моңлы сандугачы Валентина Исламова-Брагина композитор турында сөйләп, җырларын җырлап, кызыклы материаллар белән таныштырып, искиткеч күңелле кичә оештырды. Валентина безне һәрбер очрашуда яңа җырлар белән сөендерә, - дип сөйләде, Кәләй авылы китапханәсе мөдире Зөһрә Спиридонова.
 
 
Кәләй авылы китапханәсе мөдире Зөһрә Спиридонова
 
Төрле газета-журналларда чыккан мәкаләләр белән дә танышып баралар икән. Сәламәт яшәүгә багышланган кичәләр дә уздырып торалар. Алар анда гимнастика да, хәтерне яхшыр­ туга юнәлтелгән күнегүләр дә өйрәнәләр икән. Клубка йөрүчеләр үзләре белән кул эшләре дә алып килеп, бер-берсенә төр- ледән-төрле чигү, бәйләү ысуллары өйрәтәләр. Язучы-шагыйрә Зинаида Захарованың яңа гына табадан төшкән иҗат җимеш­ләрен дә, беренче булып, шушы "айбагырлылар" ишетә икән.
 
Китапханәгә, өлкән яшьтәге түтиләрдән кала, мәктәп укучылары да теләп йөри. Зөһрә Спиридонованың "Соңгы елда авылдашлар китапка күбрәк тартыла башладылар", дигән сүзләре дә, йөрәккә май булып ятты.
 
 
Авылның дүртенче "айбагыры" Валентина Долгова белән генә якыннан аралашып булмады. Бик мәшәкатьле чагы туры килде, бу көнне Кәләйгә Казаннан "Бәрмәнчек" ансамбле килгән иде.
 
 
"Кәләем" ансамбле
 
Бриллиант Иван дәдәй белән Анна түти
 
Авылның гөрләп яшәве - һәркайда, һәркемгә үрнәк итеп куярлык кешеләрнең хезмәте нәтиҗәсе. Андыйлар күп монда. Күптән түгел бриллиант туйларын - 60 еллык бәйрәмнәрен билгеләп үткән Аннук түти белән Иван дәдәй Варламовлар - авылның ихтирамга лаек гаиләсе. 60 елдан артык бергә яшәп тә, бер-берләренә булган җылы хисләрен югалтмыйча, шул ук вакытта яшьлек шуклыкларын бераз гына сагынып, сабыйларча көлә-көлә, беренче тапкыр очрашуларын искә алды алар.
 
Алтмыш ел иңне иңгә куеп
 
- 1954 елның көзендә авылда берәүләрнең улы Тын океандагы Русский утравында өч елда сигез ай хезмәт итеп кайткан, дигән хәбәр таралды. Без, яшь кызлар, кичен солдат күрергә, дип, клубка чыктык. Шунда солдатның фуражкасына күзем төште. Иванга шундый да килешә иде ул.., - дип сүзен башлады Аннук түти...
 
 
Материалны тулырак газетаның 7 нче санында укый аласыз. Шулай ук "Туганайлар" ның бу санын электрон подписка порталында сатып ала аласыз (http://magarif-uku.ru/subscription/tuganajjlar-aprel-iyun-2016/).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев