Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйгә космонавтлар килде

12 апрель - Космонавтика көне.

Хәзерге балалар бу датага игътибар итәме икән? Ә без ул космос дигәннәре белән җенләнеп үстек. 60 елларда космоста бер-бер артлы ике дистәдән артык кеше булып төште. Шуларның дәвамчысы булу теләге һәрберебездә яши иде. Зәйдән ерак түгел"Восток" корабле төшү дә безнең төбәк балаларының күңелендә космонавт булу теләген куәтләгәндер. Ул турыда ниләр генә сөйләмәделәр ул чакта. Ә матбугатта язып чыгарырга ярамагандыр инде. Ул хәлләрдән соң илле биш ел вакыт үтте. Ул чакта нәрсә булганлыгы турында хәзер инде сер ачылды, Чернушкага багышлап фильм да төшерелде.

"Восток" космик корабле 1961 елның 9 мартында иртән Байконур космодромыннан һавага күтәрелә. Аның эченә Чернушка исемле эт һәм кеше манекены урнаштырылган була. Корабль, Җир тирәли әйләнеп чыгып, траекториясе бозылу аркасында, Иске Тәкмәк басуына төшә. Космос өлкәсендә эшләүчеләргә бу хәл бераз кыенлыклар тудырса да, җирле халык өчен бу - сөенечле сенсация! Беренче космик корабльне үз җиреңдә кабул ит әле син! Космоста булып төшкән Чернушканы үз күзләре белән күреп калучылар да була.

Бу вакыйганы мәңгеләштерү йөзеннән, Зәйнең хакимият бинасы каршындагы мәйданда Чернушкага багышлап, һәйкәл төзелде. Ә быел зәйлеләрне чын космонавтлар белән очраштырып, космос турында кызыксынуны, патриотик тәрбия бирүне арттырырга булганнар. Зәйгә космонавтлар Антон Шкаплеров белән Олег Артемьевны чакырганнар.

Очрашу тантанасын ачканда, Зәй башлыгы Разиф Кәримов: "Зәй җирендә Россия каһарманнары белән очрашу-аралашуга шатбыз. Зәй - ике Олимпия чемпионы биргән төбәк, спортлы районның космосны өйрәнүгә омтылышы булу нык сөендерә," - дигән сүзләрне әйтте.

Ә космонавт Антон Шкаплеров исә үз чыгышында: "Безгә космосны иңләү насыйп булды. Арагызда космонавт булырга теләүчеләр юк түгелдер. Моның өчен тырышып укырга, спортны яратырга кирәк. Зәйлеләр арасыннан космонавт чыкса, бик шат булыр идем," - дигән сүзләрне әйтеп, балаларның күңелендә өмет чаткысы уятты.

Зәй укучылары, күп санлы сораулар биреп, "Космик дөнья" дигән күргәзмә эшләп, музыкаль-хореографик композиция әзерләп , космонавтика белән кызыксынуларын күрсәттеләр.

Космонавтлар Иске Зәй бистәсендәге "Мәктәп тавы"нда булдылар, Туган як тарихын өйрәнү музеендагы космоска багышланган экспозиция белән таныштылар, энциклопедист-галим Владимир Малахов белән аралаштылар. Әлеге очрашуны оештырган депутат Фоат Комаровка космонавтлар да, зәйлеләр дә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев