Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” акциясе бара

Бөек Җиңүбез белән горурлык халык хәтереннән беркайчан да юкка чыкмаячак

Безнең һәрберебез бүген дә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә аларның көндәлек тормышларында ярдәм итә ала. Иске Зәй яшьләр үзәге "Сугыш хатын-кыз өчен түгел" проектында катнаша. Биредә эшләүчеләр даими рәвештә тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып, төрле эшләрдә ярдәм итә. Ә иң мөһиме - ярдәм түгел, игътибар.
Тыл хезмәтчәне Вера Зайцева яшәгән йортта аларның беренче генә булуы түгел. Узган елның языннан башлап аңа ярдәм итеп торалар, пандемия чорында азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итүдә булыштылар, кышын ишегалдын кардан чистартып тордылар, яз җитүгә чүп-чардан арындыруду эшләрен башкарганнар.
Вера Ивановна - бик актив кеше, сәламәт яшәү рәвеше алып бара.Шулай да быел кыш авырган, кулын авырттырган.
- Кул кушырып утырмыйм, яшелчә, чәчәк үсентеләре үстерәм, - ди ул.
Бөек Ватан сугышы башланганда Вера Ивановнага нибары 10 яшь була. Ул авыр сугыш чорын яхшы хәтерли.
-Ашны төрле үләннәрдән пешердек, орлыклар җыя идек, алардан он ясадык. Аеруча кышын авыр булды. Җәен урманда барып җиләк, гөмбәләр җыеп була иде әле, - дип искә ала ул.

Сугыш еллары ерагая бара. Аның михнәтләрен күргән ветераннар, тыл хезмәтчәннәре дә сирәгәя. Шуңа күрә исәннәренә игътибар күрсәтеп, Бөек Җиңү өчен рәхмәт сүзләрен әйтеп калыйк.


Зәй офыклары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев