Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә Федор Симашев призына Бөтенроссия чаңгы ярышлары башланды

Ярышларда илнең иң көчле чаңгычылары катнаша

19 февральдә “Ялта-Зәй” үзәгендә Олимия чемпионы Федор Симашев призына Бөтенроссия чаңгы ярышларын ачу тантанасы булды, бу турыда "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә. Биредә 19-23 февральдә илнең  иң көчле чаңгычылары көч сынаша.

Югары Багражда туып үскән гади авыл егете  Федор Симашев вакытлар узу белән аның исемен йөртүче Олимпия резервы мәктәбе һәм аның призына Россиянең 19 регионыннан килгән спортчылар катнашында Бөтенроссия ярышлары уздырылыр дип уйладымы икән!

Федор Симашевның чаңгы спорты белән кызыксынуы мәктәп елларында ук башлана. “Беренче чирканчык”ны ул дүртенче сыйныфта укыганда район чаңгы ярышларында ала -  икенче урынга чыга, ә өч елдан инде район чемпионы була.  Мәктәпне тәмамлагач,  Иркутск өлкәсенә китеп балта остасы-бетончы булып эшли, спорт секциясенә языла. Читтән торып физькультура техникумына укырга керә. Армиягә алынып, чик гаскәрләрендә хезмәт итә, заставада иң оста чаңгычы була. Армиядән соң Мәскәү педагогика институтының физик тәрбия бирү факультетында укый. Соңрак, чаңгы спортында зур уңышларга ирешә. 1967 елда Симашев Чехословакиядә үткән халыкара ярышларда призер булып танылып, илнең иң көчле 10 чаңгычысы арасына керә. Ә бер елдан ул беренче мәртәбә Гренобльдә (Франция) узган X Олимпия уеннарында катнаша. 1972 елда  Симашев Саппорода (Япония)  узган XI Олимпия уеннарында эстафета ярышларында чемпион исемен ала, ә 15 чакрым арада ул көмеш призер була.

Симашев исемен йөртүче спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия чаңгы ярышларын ачу тантанасында катнашты. Чара башланганчы алар Олимпия чемпионы Никита Крюковны әйләндереп алып, кечкенә матбугат конференциясе һәм автограф-сессия оештырдылар.  Крюков яшь коллегаларына  мастер-класс күрсәтеп, аларның  ни өчен болай эшләргә ярамый,  бу очракта нишләргә кебек һәр соравын игътибар белән тыңлап, аларның һәрберсенә төгәл җаваплар бирде.
Ярышларны ачу тантанасы Татарстан кунакларын, ярышларга килүчеләрне киң колачлы һәм югары әзерлектә оештырылышы белән  таң калдырды. Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов ярышларда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп,  уңышлы стартлар һәм җиңүләр теләде. ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, Татарстан командасының баш тренеры Эдуард Галеевта әлеге  ярышларга аерым мөнәсәбәт. Эдуард Шәйхнурович күренекле якташыбыз Федор Симашев  кече Ватанына әйләнеп кайтсын һәм Зәй җирендә тренерлык эшен җәелдерсен өчен зур роль уйнады.  Бу көнне "Ялта-Зәй" чаңгы стадионында җыелучылар өчен аның теләкләре яңгырады һәм илнең 19 төбәгеннән килгән һәр вәкил үзенең  Олимпия чаңгы юлы әле алда булуын аңлады.

Сүз уңаеннан, "Симашев" ярышларының берсендә элекке район башлыгы Ринат Фәрдиев  күп кенә яшь чаңгычылар өчен эчке девизга әверелгән теләкләрен әйткән иде һәм бу  хәзер дә актуаль: "Безгә, зәйлеләргә, язмыш шундый бөек спортчы белән янәшә булу мөмкинлеге бирде. Аның спорт тормышын батырлык дип атар идем. Ә яшьләр өчен  бу - үз тормышыңны ничек төзүдә һәм куелган максатка ирешүдә ачык мисал". Бу сүзләр ярышларны  тантаналы төстә ачуда Олимпия чемпионының кызы  Юлия Федоровнаның телеграммасында яңгырады.
Ә бу көннәрдә “Ялта-Зәй”дә Симашев призына ярышларның иң кызган чагы. Ярышта катнашучы һәр спортчыга бу дүрт көн үзенә ышаныч, зур җиңүләр  һәм яңа дуслар бүләк итсен!

Ирина Бертман (ТР чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәте).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев