Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй районы Пидәр авылындагы Шакмайлар ыруы кайдан килеп чыккан?

Зәй районы Федоровка авылында яшәп, үзлегеннән эзләнүләр алып баручы карендәшебез Василий Васильевның ырулар турындагы хезмәтенең дәвамын бирәбез.

Шакмайлар ыруы Пидәр авылында Шакмай Җәгүре, Шакмай Питере, Шакмай Пидурасы һәм башкалар очрый.
 
Россиядә 1517 елдан 1526 елга кадәр яшәгән, Казанда да булган немец дипломаты Герберштейн "Записки о Московии" дигән китабында (Анонимова күчермәсе, 150 бит), Россия турында гына түгел, анда яшәгән башка халыклар турында да кызыклы фактлар язып калдыра: "За казанскими татарами прежде всего встречаем татар, прозывающихся ногаями. Они живут за Волгой, около Каспийского моря, по реки Яику, которая течет из области Сибири. У них не цари - а князья. В наше время этими княжествами владели три брата, поделив области между собой поровну. Первый из них - Шидан. Он владел городом Сарайчиком, на востоке за рекою Ра ( т.е. за Волгою), с страною, лежащею по реке Яику (т.е. Уралу). Другой - Коссум, обладал землями, которые расположены между реками Камой, Яиком и Ра. Шикмамай - третий брат, владеет землями Сибири и всею окрестностью".
Шакмайлар ыруы, Шикмамай ыруыннан кыскартылып, халык теленә кергән нагайбак керәшеннәре, ногайлар. Ногайларның мангыт нәселе генә дә 18 ырудан торган. Мангытларны миннәр (меңнәр) дип тә йөртәләр. Одесса тарихчысы, профессор Г. Перетяткович башкортлар белән ногайлар элек бер халык булган дип фаразлый. Академик М. А. Усманов: "Ногаи - тюркоязычная народность, относящаяся к кыпчакской группе, сложившаяся в XIV-XV вв. В результате смешения различных тюркских племен (половцев и премущественно мангытов и кунгратов) на южной части Орды, на территории бывшего владения темника Ногая (ум. 1300г.), к имени которого и восходит данный этноним", - дип яза. Яңа Чишмә районында Шакмайкино авылы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев