Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй Питравында “Ак дәдәй” бәйгесе үткәргәннәр

Керәшен дәдәйләре милли киемнәрен тәкъдим иткәннәр, чыбыркы шартлатканнар, чабата үреп күрсәткәннәр

Кашкатауда узган Питрау  бәйрәмендә “Ак дәдәй” бәйгесе үткәргәннәр. Бу турыда "Зәй офыклары" газетасы сайты хәбәр итә.

– Ул яңа  бәйгеләрнең берсе булып, бәйрәм кунакларында кызыксыну уятты. Бәйгенең максаты – керәшен  халкының үзенчәлекле традицияларен торгызу, талантларны барлау һәм популярлаштыру, – ди район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб мөдире Сиринә Хөснетдинова.

Кеше тугач  исем алуга карамастан, гаилә-ыру кешеләренең бер-берсенә якынайту,туплау, бөтен итү максатыннан, сөйләмгә  “Ак дәдәй” дигән  сүзләр кергән. Андый кешеләр авылда бер-ике генә булган. Әлеге бәйгедә Аксар авылыннан Газим Рәкыйпов, Сәвәләйдән Владимир Кашаев, Сарсаз-Баграждан Мирдәвес Әхмәтов, Керәшен Мәлеме авылыннан Николай Тихонов  төрле яктан көч сынашты.

Алар үзләре турында сөйләде, керәшен халкының милли киемнәрен тәкъдим итте, чыбыркы да шартлатты, чабата үрү серләре белән дә бүлеште.

Шул рәвешле әлеге. Калганнар исә төрле номинацияләрдә бүләкләнде. Бәйгедә Керәшен Мәлеме авылыннан Николай Тихонов җиңүче дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев