Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур булмаса да, проблемалары күп

Муниципаль район башлыгы Айдар Метшин Түбән Афанас авылы халкы белән очрашты. Районның төрле өлкәләре җитәкчеләре белән күптөрле мәсьәләләргә тукталдылар, халык та зарларын җиткерә алды

Кешеләргә ФАП кирәк. Түбән Афанаста 216 кеше яши, ә пункт ачар өчен 300 кеше яшәргә һәм авыл шәһәрдән кимендә өч километр ераклыкта урнашырга тиеш. Мондый ФАП бәясе дә – 5 миллион сум. Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Сергей Мерясев әйтүенчә, Зур Афанастагы амбулатория Түбән Афанасны да үз канаты астына алырга мөмкин. Тагын бер мәсьәлә – юллар төзексезлеге. Бир егә хәтта такси чакыртып булмый, машина йөртү челәр килүдән баш тарта икән. Башлык бу проблеманы хәл итүдә ярдәм күр сәтәчәген вәгъдә иткән. Шулай ук бу мәсьәлә үзара салым программасы ярдәме белән дә хәл ителергә мөмкин. Кешеләр биргән һәр сумга республика – дүрт сум, муниципалитет ике сум өсти. Ләкин сумма 100 процент җыелырга тиеш. Түбән Афанаста су үткәргеч челтәре дә аяныч хәлдә икән. Ләкин әлегә торбаларны “ямарга” гына тәкъдим иткәннәр. Шул ук вакытта “Чиста су” федераль программага керү мөмкинлеге дә карала. Авылда 2009 елга кадәр эшләп килгән клуб хәзерге вакытта – шәхси милек булып санала. Ә авыл халкы өчен яңа клуб төзү мәсьәләсе тикшереләчәк. Түбән Афанаста хәтта автобус тукталышы да юк икән. Кешеләр тукталышны “Орсис-Агро” фермасы янына куюларын сорый. Монысын 2022 елга билгеләгәннәр.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Туган як"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев