Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзешчән җырчы, уникаль тавыш иясе Иван Качаев турында фактлар

Иван Алексеевич ике тапкыр филармониядә бәхетен сынап карый, ләкин язмыштан узып булмый

Киң күләм тамашачыга билгеле булмаган, ләкин халкыбызның энҗе ташы булырлык шәхесләребез белән танышуыбызны дәвам итәбез. Иван Качаев үзешчән җырчы, уникаль тавыш иясе. Бүгенге көнгә кадәр аның турында Менделеевск төбәгендә генә билгеле булса, бүген, форсаттан файдаланып, аның иҗаты белән сезне дә таныштырасыбыз килә.

Качаев Иван Алексеевич 1937 елның 28 маенда Бондюг районы Сәйтәк авылында дөньяга килә. Әтисе Алексей сугышта һәлак була. Әнисе Просковья, авырый башлагач, бәләкәй Иванны Кокшан авылы балалар йортына илтә. Узе озак тормый бакый дөньяга күчә. Иван кечкенәдән жырларга яраткан. Өстенә киергә киеме булмагач, гел тәрәзәдән я капка ярыгыннан кичке уенга жыелган яшьләрне кузәткән, аларга кушылып җырлаган.

Кокшан авылы балалар йортында 6 сыйныф бетергәч, Иван Алабуга шәһәренә һөнәри училещега килә. Алабуга һөнәри училещесында ике ел укыгач, Красноярк краена эшкә җибәрелә. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, Иван Алексеевич алты айдан соң туган ягына кире кайта. Районда эш булмау аны Казан шәһәренә вербовка белән бер елга эшкә китәргә мәҗбүр итә. Казаннан кайткач химия заводына эшкә керә. 1954 елдан 1994 елга кадәр, пенсияга чыкканчы, заводта эшли. Химзаводта Иван Алексеевич энергия цехында, кислород станциясендә эшли. Шул ук 1956 елда район мәдәният йортына килә. Шуннан бирле ул үзешчән сәнгатьтән башка яши алмый.

Һәр җырчы индивидуаль. Кемдер тамашачыны чыгышның эффекты, кемдер башкару осталыгы белән ала. Иван Алексеевич җырлап кына калмый, җырның һәр секундын күңеле һәм йөрәге аша үткәрә. Аның тавышы мул сулы елга кебек көчле була. Иванның эчке дөньясына балачак һәм яшьлек авырлыклары тирән эз калдыра. Шуңа күрә аның репертуарындагы җырлар да, нигездә, тыңлаучыларны дулкынландыручы моңлы, лирик җырлар була.

Иван Алексеевич ике тапкыр филармониядә бәхетен сынап карый, ләкин язмыштан узып булмый. Әмма ул бер дә үкенми. Иртән завод гудкы буенча - керү юлына, ә кичен-мәдәният йортына репетицияләргә ашыга. Бер генә концерт та аның катнашыннан башка узмый, ә алкышлар аның иң зур бүләгенә әйләнә.

Иван Качаев районның, республиканың мәдәни тормышында актив катнаша. 1980 елың 16 маенда Иван Качаев ВЦСПС ның “Үзешчән сәнгатьтәге казанышлары” өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

Ул елларда җирле артистларның тормышы бик үзенчәлекле була. Завод-фабрикаларда эшләүләреннән тыш, алар смотр, фестивальләргә әзерләнә, Казанга, республика һәм Россия шәһәрләре һәм авыллары буйлап концертлар белән йөри. Иван Алексеевичның тормышында булган иң мөһим вакыйга булып - Мәскәүгә, Татарстан АССР ның үзешчән сәнгате иҗади отчетына бару була.

1991 елда Иван Качаев “Минем республикам – Татарстан” туган як турында җыр башкаручыларның республика конкурсында актив катнашуы һәм югары башкару осталыгы өчен, III Бөтенсоюз халык иҗаты фестиваленең 3 дәрәҗә дипломант исемен ала.

2017 елның 13 мартында вафат. Менделеевск шәһәре зиратында күмелгән.


Чыганак - Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев