Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзара салым акчасы нәрсәгә тотыла

20 ноябрьдә республикада үзара салым буенча референдумнар үтте. Халык җирлек проблемаларын хәл итү өчен үзара салым җыеп, күп кенә уңай шартлар тудыру мөмкинлеген хәзер яхшы аңлый. Билгеле булганча, җыелган сумма төбәк бюджетыннан 4 мәртәбә арттырылып кайта. Үзара салым акчалары күпчелек җирләрдә юллар төзүгә, зиратларны, җирлекне төзекләндерүгә, су проблемаларын хәл итүгә...

20 ноябрьдә республикада үзара салым буенча референдумнар үтте. Халык җирлек проблемаларын хәл итү өчен үзара салым җыеп, күп кенә уңай шартлар тудыру мөмкинлеген хәзер яхшы аңлый. Билгеле булганча, җыелган сумма төбәк бюджетыннан 4 мәртәбә арттырылып кайта. Үзара салым акчалары күпчелек җирләрдә юллар төзүгә, зиратларны, җирлекне төзекләндерүгә, су проблемаларын хәл итүгә тотыла.

Ә менә Зәй районының Сармашбаш һәм Федоровка авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен койма белән әйләндереп алып, аның территориясен төзекләндерергә булганнар.

Якты Күл авылында исә юлларга вак таш җәю, зират коймасын төзекләндерү, рөхсәтсез чүплек урыннарын бетерү планлаштырыла. Ә Үтәшкин авылында үзара салым акчалары - зират тирәсен төзекләндерү, чишмәне тәртипкә китерү кебек эшләргә тотыласы.

Күпчелек үз авылының төзек, матур булуы яклы. Кызганычка каршы, әле моны аңлап бетермәүчеләр дә бар икән. Җирлек башлыклары үзара салымның шушы җирдә яшәүчеләр файдасына булуын искәртеп, бу эшкә кире карашта торучыларны фикерләрен үзгәртергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев