Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үз-үзеңне алдап буламы?

Күптән түгел Казанда булып узган Яшьләр форумы кысаларында "Керәшен семьясында традицияләр, реалияләр, перспективалар" дигән секция эшләде. Делегатларның күпчелеге шушы секциядә катнашты. Бу аңлашыла да, чөнки монда күтәрелгән проблемалар һәр яшь кешегә кагылышлы. Очрашуга Алексеевскидан отец Павел Чурашов килгән иде. Аңа яшьләр үзләрен кызыксындырган күп санлы сорауларын бирделәр. Әлеге сораулар һәм...

Күптән түгел Казанда булып узган Яшьләр форумы кысаларында "Керәшен семьясында традицияләр, реалияләр, перспективалар" дигән секция эшләде. Делегатларның күпчелеге шушы секциядә катнашты.

Бу аңлашыла да, чөнки монда күтәрелгән проблемалар һәр яшь кешегә кагылышлы. Очрашуга Алексеевскидан отец Павел Чурашов килгән иде. Аңа яшьләр үзләрен кызыксындырган күп санлы сорауларын бирделәр. Әлеге сораулар һәм аларга батюшка биргән җаваплар белән танышыйк.

Сорау. Иптәш кызым мөселман кешесенә кияүгә чыкты. Аларга никах укыдылар. "Ирем ягы үпкәләмәсен өченгә генә риза булдым. Күңелем белән мин бит, барыбер, христиан булып калдым", - ди ул. Никах укыту - ул бит инде башка дингә чыгу, дигән сүздер?

Җавап. Никах - "галочка" өчен генә, дип, семья тормышыңны алдаудан башлыйсың икән, монда инде ныклы нигез турында сүз була алмый. Брак өчен Ходайның ризалыгын алу кирәк. Ә бу кеше аны каян алырга тиеш соң?! Дингә, традицияләргә килеп кагылмаганда, төрле конфессиядәге кешеләр, бер-берсен яраталар икән, бәхетле була алалар кебек. Бу беренче карашка гына шулай. Семья коруга кагылышлы беренче сүзне башлаганда, планлаштырганда ук каршылыклар килеп чыга. Сез әйткән кыз бала нишләп никахка риза? Нишләп үзе булачак ирен кәбен койдырырга үгетләми? Ул кызның да христиан динендәге әти-әнисе бардыр бит, ул як үпкәләмимени?..

Сорау. Әгәр дә никах та укытып, венчание җәшереге дә үткәрсәң, бу ике як өчен дә әйбәт булмыймы соң?

Җавап. Юк, брак ул Ходайның ризалыгын алу, дигән сүз. Бу очракта нинди ризалык турында сүз бара? Ходайны алдаумы, үзеңнеме, әти-әниләрнеме?

Сорау. Татарларда гаиләне законлы регистрацияләгәнче никах укыталар. Нигә бездә, ЗАГС печате булмыйча, венчание үткәрергә ярамый? Башта Ходай ризалыгын алу өстенрәк түгелмени?

Җавап. Венчание - у л магик ритуал да, яшәп карарга рөхсәт алу да түгел. Семья кору ул - үз өстеңә бик күп бурычлар, җаваплылык алу дигән сүз. Икең дә шуны аңлап, семья кору карарына киләсез икән, рәхим ит, юллар ачык. Венчание җәшереге - гомерлеккә бергә булырга венец астына керү, дигәнне аңлата. Семья бурычларын үз өстеңә алырга әзер түгелсең икән, (регистрациягә риза булмау), нигә дип кәбен койдырырга? Үзеңә-үзең каршы киләсең булып чыга бит. Шулай түгелмени? Батюшканың, паспортта печать булмыйча, яшьләргә кәбен коярга ризалашмавы ул бюрократик (кәгазь) каршылык түгел, ә яшьләр кабул иткән ниятнең ныклыгын тикшерү. Ниятләре ныклы икән, башта регистрация үтәләр, аннары - венчание. Кәбен койдыру җәшереге кеше гомерендә бер тапкыр гына үткәрелә.

Сорау. Яшәп карамыйча, ЗАГСка бару - "кот в мешке" хәлендә калу бит. Ул кеше бөтенләй сиңа туры килмәсә?

Җавап. Шуның өчен башта бер-берең белән очрашып йөрергә, "дружить итәргә" кирәк. Уртак сүзегез, уртак шөгыльләрегез бармы? Характерларыгыз нинди? Кимендә бер ел йөргәннән соң гына, үзең өчен дөрес нәтиҗә ясап була. Әти-әниләрегездән сорашыгыз, элек бит алар, озак итеп очрашып йөргәннән соң гына язылышканнар. Уртак төн өчен бер-берләрен саклаганнар.

Сорау. Крещение - чумылдыру җәшерегенә ничек әзерләнергә?

Җавап. Иң элек, баланың үрсәние, үрсәтие кем була, шуны билгелисез. Берсе генә булса да ярый. Алар - баланың духовный ата-анасы ролен үти. Крестныйлар чумылу күлмәге, кач сатып ала. 1-2 тапкыр булса да, занятиегә дә килергә тиешләр. Бала шул күлмәге белән суга кертелә. Бу күлмәк аның әти-әнисендә саклана. Кечкенә чакта чирләсә, ул күлмәкне киерткәч, аның хәле җиңеләеп китә. Чумылдыру җәшереге ул - ритуал үткәрү генә түгел. Баланы ул Коткаручыбыз Христос белән кушу, тоташтыру, дигән сүз. Бакчачылар бер ботканы икенче үсеп утырган агачка ялгап җибәргәч, ул аңа кушылып үсеп китә - монда да шуңа охшаш күренеш. Чиркәү ул - тере организм.

Сорау. Баланы ничә яшьтә чумылдырырга ярый?

Җавап. Иртәрәк булган саен, балага әйбәтрәк. 40 көнгә кадәр баланың әнисенә чиркәүгә керергә ярамый (организм чистара). Әнисеннән башка булса, ничә көннән соң да ярый. Әгәр дә бала чирле икән, өйгә чыкканын көтеп торасы түгел. Сәламәтлек саклау учреждениеләре белән чиркәү арасында килешү бар - священник, реанимация бүлегенә кереп, баланы чумылдыра ала.

Сорау. Бер кеше берничә балага үрсәни яки үрсәти була аламы?

Җавап. Була а ла. Тик ул бу балалар өчен үзенең җаваплы икәнен онытмаска тиеш. Аларны чиркәү белән таныштырырга, мөмкин булганча, йөртергә тиешле. Ирле-хатынлы кешеләр бер балага үрсәни-үрсәти була алмыйлар.

Сорау. Ирләрнең качы - алтыннан, хатыннарныкы - көмештән булырга тиеш, диләр. Чыннан да, шулаймы?

Җавап. Россиядә элек шулай такканнар. Бу - традиция генә булган, дингә бәйле түгел. Качың нинди металлдан булса да барыбер, тик аны тагып йөрергә кирәк. Ходай белән бергә булу өчен.

Бу - әңгәмә вакытында бирелгән сорау-җавапларның бер өлеше генә. Яшьләрнең семья кору, кәбен кыйдыру, бала чумылдыру мәсьәләләре белән нечкәләп кызыксынуы барыбызда да оптимизм уята. Алар безгә караганда динирәк, җазыксызрак, уйланучанрак икән.

Язып алды: Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев