Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үз эшенең остасы

5 сентябрь - нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көне Һәр җирдә дә үз өстенә зур җаваплылык алган белгечләр - газовиклар эшли. Безнең Казаклар Чаллысы һәм Иванай авылларында да бар андый кеше. Ике авылда да газ куркынычсызлыгын тикшереп торучы ул кеше, минем Җырак дәдәм - Яков Андреев. Һәрвакытта да ярдәмчел, авылның...

5 сентябрь - нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көне

Һәр җирдә дә үз өстенә зур җаваплылык алган белгечләр - газовиклар эшли. Безнең Казаклар Чаллысы һәм Иванай авылларында да бар андый кеше. Ике авылда да газ куркынычсызлыгын тикшереп торучы ул кеше, минем Җырак дәдәм - Яков Андреев. Һәрвакытта да ярдәмчел, авылның абруйлы кешесе ул.

"Үзгәртеп кору" чоры республикада җылыту системасын да төбе-тамыры белән яңартты - газ кертү, ягъни газлаштыру башланды. Әлеге система кагылмаган бер генә район да, авыл да калмагандыр, мөгаен. Гасырлар буе өйләребезгә җылылык өстәп торган зур, ап-ак мичләрне, суыкта көннәр буе мич башында җылынып ятуларны сагынып искә алырга гына калды. Ярты өйне диярлек биләп торган мичләрне сүтеп, мәш килде халык. Алар урынына кечкенә, җыйнак кына газ мичләре торып басты. Ләкин алар өстенә менеп ятып та, мичендә кызарып торган бөккәннәр, пәрәмәчләр пешереп тә булмый. Аның каравы, хәзер җан рәхәте. Ел буе урманнан утын ташыйсы, ярасы, өясе, беткәч тагын каян табып, ничек алып кайтасы дип борчыласы юк. Газ өйләргә үзе килә, пешерә, җылыта, акчаңны гына җиткер. Без замана балаларын шаккаттыруы авыр, ә әби-бабаларыбыз һәр көннәренә сөенеп, суыкта өйләрне җылы тотучы газны, әлеге системада эшләүчеләрне мактап бетерә алмыйлар.

Урамда 1999 елның җәе. Без, бала-чагалар, төркем-төркем иртәдән кичкә кадәрле урам шаулатып йөрибез. Нинди генә кызык табып нәрсә генә эшләргә? Шулай көннәрнең берендә урамнарда тирән чокырлар казый торган яңа тракторлар пәйда булды. Өйләргә кайтып сорауларга җавап та таптык: менә сиңа яңалык, авылга газ кертәләр икән бит! Моңа кадәр, ашарга пешерә тоган плитәләргә тоташкан газ балоннарын гына күргән балаларга, бу хәбәр бик кызык тоелды.

Авыл актарылды, чокырларга озын торбалар суздылар. Без "кызык" эзләүне дәвам иттек. Эзләгән табар диләр бит, без дә таптык. Карбит дигән, көл төсендәге каты кисәкчекләр иде ул. Су белән реакциягә кергәч әлеге кисәкчекләр шартлыйлар һәм каты тавыш чыгаралар. Көне буе хәзер газчыларның артларыннан йөрибез, чиләкләреннән алабыз да читкә китеп шартлатабыз, аның өчен безгә эләгә инде. Газ кертүчеләр тарафыннан да, без бала-чага тарафыннан да кертелгән "зур тырышлыклар" белән авылыбыз газлы да булды.

Моңарчы газ балоннары өчен җаваплы булган Җырак дәдәйне яңа система белән дә җитәкчелек итәргә куйдылар. Беренче көннән үк ул үз эшенең остасына әйләнде. Инде 20 ел гомерен әлеге системаны үстерер өчен тырыша. Елның кайсы гына фасылы булса да, яңгырда да, буранда да, корыда да, сазда да эше тукталып тормый аның. Без суыкта өйдән чыгарга куркып утырганда, ул ике авыл буйлап, һәр өйгә кереп сарыф ителгән газны, түләнергә тиешле сумманы язып, көйсез урыннарны көйләп йөри. Атна саен район үзәгенә җыелышка, отчет бирергә барып тора. Әгәр берәр хуҗалык газ өчен вакытында түләмәсә, аны гаепләп, "күңелен күтәреп" кайтарырга да күп сорап тормыйлар. "Булмаган акчаны каян алсыннар инде?" - дип, үз кесәсеннән түләп барган чаклары да юк түгел. Күпләр аңа кылган яхшылыклары өчен рәхмәтләр укый. Ике авыл халкы да якын күрә, үз эшен яратып, намус белән башкарганга, һәр өйдә дә көтелгән кунак ул. Суыклар башлангач, китә инде, көндәлек чакыртулар. Бигрәк тә, өлкәннәр я "җылытып бетерми", я "кабынмый", я "ят тавыш чыга" кебек төрле сораулар белән көтеп торалар үзен. Кемнәрдер "Яшка" дип, ә кайсылары зурлап "Михалыч" дип эндәшә. Беркемнең дә сүзен кире какканы, күңелен кайтарганы, ярдәм итүдән баш тартканы юк. Булган ике әйберенең берсен сорасалар, уйлап тормый, бирә дә җибәрә. "Уң кулың биргәнне - сулы белмәсен", - диләр бит. Булганны бирү алуга караганда яхшырак. Ә яхшылык җирдә ятмый, бүген булмаса, иртәгә кире кайта. "Ходай күрә дә, белә дә, ярдәменнән дә ташламый" - дип өйрәтә ул без яшьләрне дә.

Менә шундый, авылдашларының ныклы терәге һәм горурланырлык кеше ул Җырак дәдәй.

Надежда ТОКРАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев