Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юлия Губина: "Туганайлар" – күптәннән хыялланган, көтеп алынган дәүләт газетасы

"Туганайлар"ның туган көне уңаеннан газетаның баш редакторы Юлия Губина сүзе

«Туганайлар»га – 19 яшь! Газета өчен күп булмаса да, аз да түгел. Бигрәк тә керәшен басмасы өчен. Революциягә кадәр һәм аннан соңгы чорларда дистәләгән керәшен газеталары, журналлары чыкса да, аларның берсе дә 2-3 елдан артык яшәмәгән. Араларында иң гомерлесе – 1922 елда басыла башлап, сигез ел буена чыгып килгән «Киңәш» газетасы. "Киңәш" 1930 елда, татарлар кулланган гарәп һәм керәшеннәр кулланган "керәшенчә кириллица" урынына, башта бар халыкны – латин, аннан соң "яңалиф"кә күчерү тәмамланганнан соң ябыла.

1993 елда, милли күтәрелеш чорында, нәселебезнең асыл заты Николай Антонов халкыбыз өчен "Керәшен сүзе" газетасын ача. Керәшеннәр дәррәү күтәреп алган чын халык газетасы була ул. Дүрт ел буена Ямаш Игәнәй (Ананий Малов) редакторлыгында, аның үлеменнән соң Людмила Белоусова редакторлыгында чыккан "Керәшен сүзе"нең гомере "Киңәш" газетасыныкыннан артса да, күпкә озын булмаган.

2002 елда, халык саны алу алдыннан, газетаның хәле авырайган. Бу – газета-журналлар, бигрәк тә шәхси басмалар, күпләп ябылган еллар. Ул чорларның буталчык булуы газетаның чыгуы тоткарлануга китерә. Шул чакта, "Керәшен сүзе"нә алмашка Чаллы шәһәре администрациясе "Туганайлар" газетасын гамәлгә куя. "Керәшен сүзе" никадәр кадерле, газиз булса да, "Туганайлар" – күптәннән хыялланган, көтеп алынган дәүләт газетасы була.

Катлаулы керәшен вакытлы матбугаты тарихында "Туганайлар" – иң гомерле басма. Кечкенә генә туган көнебез уңаеннан, газетаны гамәлгә куйган, башлап җибәргән шәхесләрне искә алып, аларга зур рәхмәт әйтик. Чаллы шәһәре мэры, мәрхүм Рәшит Хәмәдиев, газетаның беренче редакторы Зинаида Мөхлисова, иң беренче көннәреннән "җигелеп" эшләгән журналист Петр Емельянов. Редакциянең беренче иҗат составы, аның эшчәнлегенә үзләреннән зур өлеш керткән журналистлар һәм хезмәткәрләр – Рушания Михайлова, Фәнзилә Солтанова, Ләйлә Гимазетдинова, Гөлфия Шәйхразиева, Алсу Кәримова, Гафиулла Газизов, Азат Хисмәтуллин, Ольга Гусева. Алыштыргысыз карендәшләребез, этножурналистлар Мария Мартынова (Насыйбуллина) һәм Валентина Максимова. 10 ел буена газетабызны җитәкләгән, “Туганайлар”ны 2013 елда башкалабыз Казан шәһәренә күчерү кебек җаваплы эшне тиешле дәрәҗәдә башкарып чыккан асыл карендәшебез Людмила Белоусова әле хәзер дә редакциябез өчен төпле киңәшче, ярдәмче.

Редакциябезнең Казанга күчеп, республика газет-журналлары белән беррәттән, "Татмедиа" агентлыгының мәһабәт бинасында урнашуы аны тиешле югарылыкка, республикада нәшер ителүче башка дәүләт басмалары белән бертигез, лаеклы урынга куйды. Биредә инициативалы, талантлы, үз халкының язмышына битараф булмаган яшьләр коллективы тупланды. Ирина Муллина, Евдокия Иванова, Надежда Токранова, Нина Вараксина, Фирдания Сабирова, Энҗе Сабирова, Милена Новикова, Марина Скворцова, Олеся Дмитриева, Фирая Моратова, Алёна Низамова – шундыйлар.

Хәзерге заманда халык мәгълүматны Интернет чыганаклардан белеп барса да, типографиядән яңа чыккан хуш исле газетадан үзең һәм халкың турында уку барыбер дә зур ләззәт бирә, дигән фикердә мин. Алга таба да газета һәм китап уку культурасын югалтмасак иде. Басма матбугат бүгенге көндә аеруча зур игътибарга һәм ярдәмгә лаек.

Сайтыбыз (tuganaylar.ru), социаль челтәрләрдәге группаларыбыз туктаусыз эшли. Республиканың төрле төбәкләрендәге карендәшләребезне газета битләрендә, интернет чыганакларында “очраштырып” торабыз. Болар барысы да – журналистлар хезмәте.

Хөрмәтле ветераннарыбыз, штаттан тыш хәбәрчеләребез, укучыларыбыз, спонсорларыбыз! 19 ел буена бергә булганбыз икән – газета-журналлар, бигрәк тә милли басмалар өчен авыр елларда да бергә калыйк! Телебезне, йөзебезне, динебезне бергә саклыйк!

Һәр керәшен җортына “Туганайлар” килсен!

Юлия ГУБИНА,

“ТАТМЕДИА” АҖе филиалы “Туганайлар” газетасы

редакциясе” җитәкчесе – баш редакторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев