Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юкка чыккан авыл, нигезләр, кое

Зәй районында узган гасырның 60-90нчы елларында 33 торак пункт юкка чыккан. Юкка чыккан авылларның берсе - Кибектем

Ни өчен шулай дип атаганнар соң бу авылны? Бердәнбер су чыганагы булган сиртмәле кое, күрәмсең, авылны су белән туендыра алмаган., шуңа күрә аны “Кибектем” дип йөрткәннәр. Авылның  гомере кыска булып, тарихта эз калдырмаган, архив документларына кермәгән.
 

      Зәй районында Югары Баграждан ерак түгел Кибектем дигән кечкенә генә авыл булуын бик азлар гына беләдер. Әлеге авыл кайда урнашкан, анда кемнәр яшәгән һәм ни өчен юкка чыккан? Бу сораулар башлыча Югары Багражда яшәүчеләрне кызыксындыра, чөнки әлеге авылга нигез салучылар нәкъ менә Югары Баграждан булган.

Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда 1877 елдагы  Уфа губернасы Минзәлә өязе торак пунктларының күчермәләре саклана. Анда Баграж һәм Чувай елгасы янындагы Югары Багражда (Чувай–Баграж) 73 хуҗалык булган, аларда 208 ир-ат һәм 247 хатын-кыз яшәгән дип күрсәтелгән. Владимир Малаховның “Зәй энциклопедиясе”ндә: "1917 елгы революция алдыннан авылда 188 хуҗалыкта 1225 кеше яшәгән. Аларның 1404 дисәтинә җире булган. 1912-1913 елгы хуҗалык санын алу буенча 188 хуҗалыкның 17се - атсыз, 153енең бер яки ике аты булган, 18 хуҗалык өчәр һәм аннан күбрәк ат тоткан", - дип язылган.

Авылда халыкның артуы, тирә-юньдәге “Столыпин авыллары” барлыкка килү Югары Баграждан хуҗалыкларның бер өлеше юкка чыгуына китерә. 37 хуҗалыкның (яңа гаилә корып, төп йорттан аерылып чыгучыларның) чәчүлек җирләре булмый. Аларга чәчүлек җирләре бүлеп бирү өчен яңа җирләр кирәк була. Югары Баграж тирәли җирләр үзләштереп бетерелгәнлектән, читтә, урманның аргы ягындагы буш яткан җирләр бүлеп бирелә башлый. Әлеге чәчүлек җирләре авылдан ерак булганга, үз җирләренә якынрак булу өчен, крестьян хуҗалыклары авылдан аерылып чыгып, Кибектемгә нигез сала. Бу хакта Югары Баграж авылы егете, туган як тарихын өйрәнүче Михаил Тукранов тикшеренүләре буенча  яза.

“Югары Баграж өлкәннәре җыелышып капка төпләрендә утырганда Кибектемне еш искә алалар, белгәннәрен сөйлиләр иде. Бердәнбер су чыганагы булган сиртмәле кое, күрәмсең, кечкенә генә авылны туендыра алмаган, шунлыктан югарыбагражлылар аны "Кибектем" дип атап йөрткәннәр. Авылның якын тирәсендә инеш юк, булганы да еракта, тау астында ага”, -дип яза Михаил Тукранов.

Кибектем 8 хуҗалыктан торган кечкенә авыл була. Ул Югары Багражның көньягында, 3-3,5 километр читтә урнашкан булган. Әлеге авылны Выселок дип тә атарга була. (Выселок - ул игенчелек белән шөгыльләнгән крестьян хуҗалыкларының үз җирләренә якынрак булырга, авылдан аерылып күченеп урнашкан һәм игенчелек белән шөгыльләнгән урыны. Әлеге атама Татарстанда кулланылмый, Россиянең башка төбәкләрендә хәзер дә кулланыла. Михаил Тукранов искәртмәсе). Кибектемнең күршесе басу аркылы урнашкан кечкенә генә рус авылы Натальевка була.
Кибектемнең кайсы елда барлыкка килүе билгеле түгел. 1925-1926 елларда әлеге авылга  Андрей Емельянов һәм Филимон  Тимофеев (Захаров) күчеп килә. Михаил Тукранов мәгълүматларына караганда, 1926 елда авылда 8 хуҗалык булган. Биредә яшәгән гаиләләр: Андрей Емельянов, Филимон Тимофеев (Захаров),  Архип Тимофеев, Иван Иванов, Ион Михайлов,  Федот Муханов, Семен Муханов, Петр Гардеев.

Бераз соңрак абыйлары янына  Елизавета белән Емельян Мухановлар  күчкән. Әлеге  гаиләдә 16 бала туа, әмма аларның 5есенә генә үсеп җитү насыйп була, калганнары Кибектем зиратында җирләнгән.

1941  елда башланган Бөек Ватан сугышы  Кибектемнең тормышына нокта куя. Ир-егетләр сугышка алына, алар белән бергә колхозның иң яхшы атлары да фронтка җибәрелә. Атлар дворы бетерелә, хуҗалыклар акрын гына күченә башлый.
Андрей Емельянов, Ион Михайлов, Филимон Тимофеев, Андрей Муханов, Иван Ивановларга туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмый. Архип Тимофеев  33нче инженер бригадасында сапер була. Мәскәү өлкәсенең Можайск районында Ламки авылы янын миналардан чистартканда 1943 елның 1  июнендә мина шартлаудан үлә. Шул ук районда Семеновка авылында күмәк кабергә җирләнә. Кибектемнән сугышта катнашучылар Югары Баграж исемлегенә кертелгәннәр.
Узган елның 16 ноябрендә юкка чыккан авыллар турында мәгълүмат җыю максатыннан Югары Багражга булдык. Евдокия  Гончаровага - 85 яшь,  ул  Украинадан эвакуацияләнгән бер ир-атның Натальевка авылында яшәве, ә Ләке урманчылыгы  конторасында эшләве турында сөйләде. Ул Кибеткем зиратына җирләнгән, соңрак аның якыннары каберен эзләп килгән. 1990 елларда зиратта сакланып калган 14кә якын кабер качы була.

Емельян Мухановның оныгы -  Михаил  Меньшиков бүгенге көндә Кибектем зиратыннан берни дә калмавы турында сөйләде. Аның гаилә архивында кайчандыр Кибектемдә яшәгән әби-әниләрнең фотосурәтләре саклана,  апасы, 1941 елгы Раиса Емельяновна хәзер  Чаллы шәһәрендә яши.  Иске  Зәйдә яшәүче Фекла Большакова Кибектемдә  алтылап йорт булуы, авыл уртасында кое торуы турында сөйләде.

Бүген инде биредә кайчандыр авыл булганын, тормыш гөрләгәнен берни дә хәтерләтми. Авыл урыны басуга әйләнгән, шаулап игеннәр үсә. Кеше тавышлары да ишетелми, бары тик тынлыкны бозып кошлар сайраганын гына ишетергә була. Авылны туендырып торган, бердәнбер су чыганагы булган, сиртмәле кое да юк инде.
 

Светлана Долгова, туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре.

Зәй офыклары

 

Ни өчен шулай дип атаганнар соң бу авылны? Бердәнбер су чыганагы булган сиртмәле кое, күрәмсең, авылны су белән туендыра алмаган., шуңа күрә аны “Кибектем” дип йөрткәннәр. Авылның  гомере кыска булып, тарихта эз калдырмаган, архив документларына кермәгән.
 

      Зәй районында Югары Баграждан ерак түгел Кибектем дигән кечкенә генә авыл булуын бик азлар гына беләдер. Әлеге авыл кайда урнашкан, анда кемнәр яшәгән һәм ни өчен юкка чыккан? Бу сораулар башлыча Югары Багражда яшәүчеләрне кызыксындыра, чөнки әлеге авылга нигез салучылар нәкъ менә Югары Баграждан булган. 

Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда 1877 елдагы  Уфа губернасы Минзәлә өязе торак пунктларының күчермәләре саклана. Анда Баграж һәм Чувай елгасы янындагы Югары Багражда (Чувай–Баграж) 73 хуҗалык булган, аларда 208 ир-ат һәм 247 хатын-кыз яшәгән дип күрсәтелгән. Владимир Малаховның “Зәй энциклопедиясе”ндә: "1917 елгы революция алдыннан авылда 188 хуҗалыкта 1225 кеше яшәгән. Аларның 1404 дисәтинә җире булган. 1912-1913 елгы хуҗалык санын алу буенча 188 хуҗалыкның 17се - атсыз, 153енең бер яки ике аты булган, 18 хуҗалык өчәр һәм аннан күбрәк ат тоткан", - дип язылган.

Авылда халыкның артуы, тирә-юньдәге “Столыпин авыллары” барлыкка килү Югары Баграждан хуҗалыкларның бер өлеше юкка чыгуына китерә. 37 хуҗалыкның (яңа гаилә корып, төп йорттан аерылып чыгучыларның) чәчүлек җирләре булмый. Аларга чәчүлек җирләре бүлеп бирү өчен яңа җирләр кирәк була. Югары Баграж тирәли җирләр үзләштереп бетерелгәнлектән, читтә, урманның аргы ягындагы буш яткан җирләр бүлеп бирелә башлый. Әлеге чәчүлек җирләре авылдан ерак булганга, үз җирләренә якынрак булу өчен, крестьян хуҗалыклары авылдан аерылып чыгып, Кибектемгә нигез сала. Бу хакта Югары Баграж авылы егете, туган як тарихын өйрәнүче Михаил Тукранов тикшеренүләре буенча  яза.

“Югары Баграж өлкәннәре җыелышып капка төпләрендә утырганда Кибектемне еш искә алалар, белгәннәрен сөйлиләр иде. Бердәнбер су чыганагы булган сиртмәле кое, күрәмсең, кечкенә генә авылны туендыра алмаган, шунлыктан югарыбагражлылар аны "Кибектем" дип атап йөрткәннәр. Авылның якын тирәсендә инеш юк, булганы да еракта, тау астында ага”, -дип яза Михаил Тукранов.

Кибектем 8 хуҗалыктан торган кечкенә авыл була. Ул Югары Багражның көньягында, 3-3,5 километр читтә урнашкан булган. Әлеге авылны Выселок дип тә атарга була. (Выселок - ул игенчелек белән шөгыльләнгән крестьян хуҗалыкларының үз җирләренә якынрак булырга, авылдан аерылып күченеп урнашкан һәм игенчелек белән шөгыльләнгән урыны. Әлеге атама Татарстанда кулланылмый, Россиянең башка төбәкләрендә хәзер дә кулланыла. Михаил Тукранов искәртмәсе). Кибектемнең күршесе басу аркылы урнашкан кечкенә генә рус авылы Натальевка була.
Кибектемнең кайсы елда барлыкка килүе билгеле түгел. 1925-1926 елларда әлеге авылга  Андрей Емельянов һәм Филимон  Тимофеев (Захаров) күчеп килә. Михаил Тукранов мәгълүматларына караганда, 1926 елда авылда 8 хуҗалык булган. Биредә яшәгән гаиләләр:
Андрей Емельянов, Филимон Тимофеев (Захаров),  Архип Тимофеев, Иван Иванов, Ион Михайлов,  Федот Муханов, Семен Муханов, Петр Гардеев.

Бераз соңрак абыйлары янына  Елизавета белән Емельян Мухановлар  күчкән. Әлеге  гаиләдә 16 бала туа, әмма аларның 5есенә генә үсеп җитү насыйп була, калганнары Кибектем зиратында җирләнгән.

1941  елда башланган Бөек Ватан сугышы  Кибектемнең тормышына нокта куя. Ир-егетләр сугышка алына, алар белән бергә колхозның иң яхшы атлары да фронтка җибәрелә. Атлар дворы бетерелә, хуҗалыклар акрын гына күченә башлый.
Андрей Емельянов, Ион Михайлов, Филимон Тимофеев, Андрей Муханов, Иван Ивановларга туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмый. Архип Тимофеев  33нче инженер бригадасында сапер була. Мәскәү өлкәсенең Можайск районында Ламки авылы янын миналардан чистартканда 1943 елның 1  июнендә мина шартлаудан үлә. Шул ук районда Семеновка авылында күмәк кабергә җирләнә. Кибектемнән сугышта катнашучылар Югары Баграж исемлегенә кертелгәннәр.

Узган елның 16 ноябрендә юкка чыккан авыллар турында мәгълүмат җыю максатыннан Югары Багражга булдык. Евдокия  Гончаровага - 85 яшь,  ул  Украинадан эвакуацияләнгән бер ир-атның Натальевка авылында яшәве, ә Ләке урманчылыгы  конторасында эшләве турында сөйләде. Ул Кибеткем зиратына җирләнгән, соңрак аның якыннары каберен эзләп килгән. 1990 елларда зиратта сакланып калган 14кә якын кабер качы була.

Емельян Мухановның оныгы -  Михаил  Меньшиков бүгенге көндә Кибектем зиратыннан берни дә калмавы турында сөйләде. Аның гаилә архивында кайчандыр Кибектемдә яшәгән әби-әниләрнең фотосурәтләре саклана,  апасы, 1941 елгы Раиса Емельяновна хәзер  Чаллы шәһәрендә яши.  Иске  Зәйдә яшәүче Фекла Большакова Кибектемдә  алтылап йорт булуы, авыл уртасында кое торуы турында сөйләде.

Бүген инде биредә кайчандыр авыл булганын, тормыш гөрләгәнен берни дә хәтерләтми. Авыл урыны басуга әйләнгән, шаулап игеннәр үсә. Кеше тавышлары да ишетелми, бары тик тынлыкны бозып кошлар сайраганын гына ишетергә була. Авылны туендырып торган, бердәнбер су чыганагы булган, сиртмәле кое да юк инде.
 

 

Светлана Долгова, туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре.

Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/yukka-chykkan-avyl-nigezlr-koe

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев