Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Баграж үзешчәннәре Галиәсгар Камалның “Бүләк өчен” комедиясен сәхнәләштерде

Район мәдәният йорты җитәкчелеге республикада – Туган телләр һәи халыклар бердәмлеге, районда Туган як елы кысаларында “Тел бишеге – театр” фестивален уздыра

Әлеге фестиваль тамашачыларга   күңелле тамашалар бүләк итә, яңалыклар алып килә. 

“Бүләк өчен” комедиясе – барыбызга да  таныш әсәр.  Бу комедияне күпләребезнең республикада эшләп килүче татар дәүләт театрлары артистлары чыгышында күргәннәре бар инде.  Үзебезнең артистлар ничек уйнар икән, дигән сорау күпләрнең уенда булгандыр, мөгаен. Ә чыгыш  һөнәри артистларныкыннан һич кенә дә ким булмады.  

“Тамашачылар авылдашлары, үзешчәннәр куйган спектакльләрне җиңелрәк һәм җылырак кабул итә.   Көлкегә бай тамаша. Һәр актер үз образына туры килеп сайланды.  Куелган таләпләргә туры килә торган декорация булдырылды. Музыка, җыр чыгышларга ямь өстәде”, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Гөлшат Хрипунова.    

 Рольләрне башкарган Александр Цыганов  (Әхмәтҗан), Роза Нурумбетова (Хәмидә), Фирая Әхмәтова (Мәхупҗамал), Анна Бутакова (Бәдриҗамал)  рольләрне күңелләре аша үткәреп, тамашачыга  уңышлы җиткерделәр.

Халык чын күнелдән көлде, рәхәтләнеп ял итте.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев