Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Нурислам (Николай Аргаков) белән әңгәмәдән өзек

Николай Аргаков тумышы белән Питрәч районыннан

– Картлык куркытамы?
– Юк, мин бернәрсәдән дә курыкмыйм.

– Сез ник ялгыз?
– Үземне белә башлаганнан бирле гаилә турында хыялландым. Ошаган һәр кызны хатыным итеп күз алдына китерә идем. Шуңа карамастан, ике тапкыр өйләндем, ике тапкыр аерылыштым. 12 ел берүзем яшим хәзер.

– Юмартмы сез? Игътибарга, назга, бүләккә...
– Саранлыгым юк. Хатыннар белән күп аралашам. Шуларның 95 проценты ирдә. Минем янга нигә килә алар? Аларга акча кирәкми. Гаиләләрендә наз, игътибар җитмәгәнгә.

– Ике тапкыр аерылышуның сәбәбе нидә?
– Беренче хатыным нык көнләште. Көнчелек чир бит ул. Аннан соң, үзе сулга каерган кеше көнләшә дигән нәтиҗәгә килдем. Дөрес, мин дә
фәрештә түгел, чыккалап йөргән чаклар булды инде...

– Сез бер дә талашмыйсызмы?
– Юк. Конфликт чыга башласа, борылам да китеп барам. Битәрләгәнне яратмыйм. Бу – минем яшәү принцыбым. Күп хатын-кыз шуны аңламый.

– Шулай да өйләнү теләгеннән баш тартмыйсыз шикелле?
– Гаилә кешесе дип әйтеп торам ич үземне. Өйләнәсем килә, ләкинтанышларымның күбесе ирдәге хатыннар, кайсына өйләним?

– Ник очрашасыз соң алар белән?
– Алар үзләре минем белән очраша...

 

Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев