Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү җортында халык биюләре буенча семинар булды

Семинарда республиканың 20 районыннан фольклор ансамбль җитәкчеләре һәм хореографлар катнашты

28 сентябрь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә халык биюләренә багышланган семинар булды.

Семинарда Казан дәүләт мәдәният институтының өлкән укытучысы Оксана Коваленко, фольклорчы Геннадий Макаров, керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбленең художество җитәкчесе Эльмира Кашапова, ансамбльнең балетмейстеры Радик Шәйхетдинов, республиканың 20 районыннан килгән фольклор ансамбль җитәкчеләре  һәм хореографлар катнашты.

Семинарда катнашучыларны мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова сәламләде. Ул үзенең чыгышында керәшен бию сәнгатенең тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгәне турында әйтте. "Керәшеннәрнең җыр сәнгатенә зур игътибар бирелә. Аның буенча Геннадий Макаровның, Наилә Әлмиеваның хезмәтләре бар. Республикада репертуарларына биюләр керткән фольклор коллективлар җитәрлек. Әмма аерым бию коллективлары юк. Бию осталыгын арттыру соралганга күрә, мәдәният институты белән берлектә семинар үткәрергә уйладык", – дип әйтте Людмила Белоусова. Семинарны республика мәдәният министрлыгы, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк һәм Казан дәүләт мәдәният институты бергә уздырды.

Мәдәният институтыннан Оксана Коваленко "Этнография и танцевальный фольклор народов Среднего Поволжья" китабын тәкъдим итте. Ул китапта керәшен халык биюләренә багышланган бүлек бар.

Халык биюләренең традицияләрен саклап, заманча алымнар, хәрәкәтләр белән баетабыз, диде "Бәрмәнчек" ансамбленең художество җитәкчесе Эльмира Кашапова. Ул ансамбль репертурындагы биюләрнең видеоязмаларын күрсәтте. 

Геннадий Макаров 1970 елларда үткәрелгән экспедицияләрдә яздырылган бию көйләрен тыңлатты. 

Керәшен биюенә төрле халыкларның биюләре тәэсир иткән. Шуңа күрә керәшен бию сәнгате дип әйткәндә Идел-Урал төбәге бию сәнгатен күз алдына китерәбез. Бу биюләрнең терминологиясендә дә чагыла. Галим биюләр белән аларның терминологиясен дә өйрәнергә өндәде.


Семинарга Менделеевск районының Иске Гришкин авылыннан "Бигәшкәй" һәм "Бигәш" ансамбльләре җитәкчеләре Мария белән Виктор Япаевлар да чакырылган иде. Алар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. 

Семинарның беренче өлешеннән соң Оксана Коваленко һәм Радик Шәйхетдинов керәшен хатын-кыз һәм ир-ат биюләре буенча мастер-класс үткәрделәр.

Фото: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев