Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү җортында Балык Бистәсе керәшеннәре айлыгы башланды

Районда 28 авыл җирлеге бар, шуларның берсе шәһәр тибындагы җирлек. Шуларның 8 керәшеннәр төпләнеп яши торган авыллар

Балык Бистәсе муниципаль районы Татарстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан. Элегрәк ул Казан губернасының Лаеш өязенә караган, чикләре Чистай, Спас, Казан, Мамадыш өязләре белән янәшә узган. Хәзер район көнбатышта - Лаеш районы, төньякта - Питрәч һәм Саба районнары, көнчыгышта - Мамадыш районыны, ә көньякта Кама елгасы буенда Куйбышев сусаклагычы белән чиктәш.

Балык Бистәсе районы 1927 елда оеша. Районның атамасы шушы җирлектә урнашкан борынгы бистә халыкының төп шөгыле - балык тоту белән бәйле. Әлеге бистә шулай ук, зәркән осталары, вак товар җитештерү, һөнәрчелек, сәүдә, пароходлар ясау белән дә дан тоткан.

Районда 28 авыл җирлеге бар, шуларның берсе шәһәр тибындагы җирлек. Шуларның 8 керәшеннәр төпләнеп яши торган авыллар. Алар: Керәшен Казысы, Казаклар Чаллысы, Иванай (Тупылат), Үри, Алан-Полян, Шеморбаш, Зур Мәшләк, Кызыл Йолдыз (Лесхоз) авыллары. Бүгенге көндә Балык Бистәсе районында яшәүче керәшеннәр саны 1000 гә якын.

Бүгенге көндә дүрт торак пунктта авыл клублары, бер гомуми белем бирү мәктәбе, өч китапханә, биш чиркәү һәм өч храм халыкка хезмәт күрсәтә.( Чиркәүдә службаларны иерей Геннадий Сизов алып бара). Республика чараларында район данын яклаучы дүрт фольклор коллектив эшләп килә. Шулар арасыннан ике коллектив халык фольклор ансамбле:«Нур» - Казаклар Чаллысы авылы, «Чулпы» - Кызыл Йолдыз (Лесхоз) авылы. Шулай ук Алан-Полян авылыннан «Алан» һәм Бирдебәк авылыннан «Айбагыр» - балалар фольклор ансамбльләре.

Балык Бистәсе районы танылган шәхесләргә дә гаять бай.

Алар арасында керәшен дөньясы өчен мөхим булган шәхесләренең берсе Алан-Полян авылыннан – Яков Емельянов (Җырчы Җәкәү) беренче керәшен шагыйре, мәгърифәтчесе, священнигы. Безнең мәдәни үзәгебез дә Җырчы Җәкәү исемен горур йөртә.

Казаклар Чаллысы авылыннан: Иванов Валентин Прокопьевич - укытучы, Советлар Союзы Герое; Степанов Степан Дмитриевич - подполковник, Әфган сугышы катнашучысы; Вәлиева-Марганова Роза Алексеевна - педагогика фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт педагогика университеты укытучысы; Кириллова-Дмитриева Зоя Николаевна - филолог, Казан федераль университеты укытучысы; Олег Фарукович Фазылҗанов - Татарстан Республикасының халык артисты, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты.

Иванай авылыннан: Яковлев Алексей Ефимович - Бөек Ватан сугышы һәм Япон сугышын узган генерал; Антонов Алексей Иннокентьевич - генерал, хәрби-стратег, Кызыл Армия генераль штабы оператив идарәсе башлыгы (1945-1946), Варшава килешүе илләренең берләшкән Кораллы көчләре (БКК) штабының беренче башлыгы; Ильин Иван Федорович - физика-математика фәннәре докторы, профессор, Патрис Лулумба исемендәге Мәскәү Халыклар дуслыгы университеты укытучысы.

Балык Бистәсе керәшеннәре һәрвакыт мәгърифәткә, белемгә омтылган. Шеморбаш авылында туып-үскән 8 профессорның, 7 се керәшен булуы моңа ачык дәлил. 200 дән артык ир-ат Василий Тимофеев мәктәбен тәмамлаган, Казан губернасы авылларында уңышлы эшләгән. Егоров Николай Николаевич Василий Тимофеевтан соң Казан үзәк татар-керәшен мәктәбен җитәкләгән.

Керәшен Казысы авылы Балык Бистәсендә укытучылар авылы буларак билгеле. Анда Евдокимовлар, Яблоковлар, Маловларның тулы бер укытучылар династияләре эшләгән һәм эшли. Алар арасында фән профессорлары да бар. Икътисади фәннәр профессоры Харитонов Андрей Порфирьевич күп еллар дәвамында Казан федераль университетының политэкономия кафедрасын җитәкли. Мамаков Кирилл Алексеевич мышьякны өйрәнү өлкәсендә күренекле химик; Мамаков Георгий Федорович - Татарстан авыл хуҗалыгы министры; Михаил Васильевич Харитонов – Н. Бауман исемендәге Казан ветеринария академиясе профессоры.

Быел Балык Бистәсе районы үзенең 95 еллыгын бәйрәм итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев