Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызнамә 22–28 март

Йолдызлар ни вәгъдә итә?

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнада җитәкчегез, коллегаларыгыз, гомумән, яше яки вазыйфасы буенча үзегездән югарырак баскычта торучылар белән еш аралашырга туры килер. Шуның нәтиҗәсе буларак, эшегезгә, тормышыгызга яхшы гына этәргеч бирердәй мәгълүматлар, хәбәрләр ишетеп, шәп кенә планнар белән яши башларсыз.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Төгәлләнмәгән эшләрегезне барлап, яңаларын планлаштыру өчен уңайлы чор. Күңел күтәренкелеге, сөйкемлелелек һәм мөлаемлылык сезгә яңа танышлар табу, эштә, тормышта балкып тору мөмкинлеге бирер. Атна ахырында туганнарыгыз арасыннан берәү күңелегездәге шикләрдән арындырыр.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Сөеклегез белән бергәләшеп өй мәшәкатьләренә күмелү шатлыклы хисләр өстәр. Кырыкмаса-кырык төрле планнар, өмет-ышанычлар чоры. Беләсезме, аларның бик күбесе тормышка ашачак!

Кысла (22.06 – 22.07) Әллә ни зур үзгәрешләр булмаячак. Шулай да бу көннәрдәге вакыйгалар үзегезне бераз уйланырга мәҗбүр итәчәк. Сәбәбе – якыныгыздан көтелмәгән сүзләр ишетү яки балагызның көтелмәгән гамәлен күрү. Хафаланасы юк: тормышыгызга тоткарлык ясый торган кайбер әйберләрне аңларга гына ярдәм итәчәк бу.

Арыслан (23.07 – 23.08) Тормышның бөтен өлкәләре өчен уңышлы чор. Матди күтәрелеш көтелә. Бер мәсьәләдә ярдәм һәм киңәш кирәк булу тирәгездәгеләрнең чын йөзен ачып салыр. Кыскасы, моңарчы күңелегезгә бик ятмаган берәүнең чын кеше булуы, ә дустыгызның, киресенчә, мәкерлерәк уйлар белән янып йөрүе аңлашылыр.

Кыз (24.08 – 22.09) Иҗади һөнәр ияләренә үзләренең эчке дөньясын ачу мөмкинлеге туар. Шул ук вакытта аларда рухи кыйммәтләрне аңлау сәләте көчәер. Гаиләдә килеп чыккан бер аңлашылмаучанлыкның очына чыгу нияте мөнәсәбәтләрнең искиткеч җылынуына китерер.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Бүгенгесе һәм хәзергесе белән яшәргә тырышыгыз. Бу атнага берни ниятләмәгез, чөнки үзегезгә бәйсез сәбәпләр аркасында планнарыгыз үзгәреп торыр. Шәхси, шулай ук эш мәсьәләләре буенча байтак йөгерергә туры килер. Аның каравы бу рухи, шулай ук матди канәгатьлек китерер.

Чаян (24.10 – 22.11) Эшегезнең мул җимешләрен җыяр чак. Тик тирәгездә канәгатьсезләр, уңышларыгыздан көнләшүчеләр булмасын өчен мактану-шапырынуларга юл куймаска тырышыгыз. Юкса алар үзегезгә бик хәтәр генә итеп аяк чалу омтылышлары ясарга мөмкин.

Укчы (23.11 – 21.12) Үз дигәнегездән чигенә белмәү юлыгыздагы барлык каршылыкларны пыран-заран китерү мөмкинлеге бирер. Килеп туган хәлләрне кемгә караганда күбрәк аңлау да моңа ярдәм итәр. Нәтиҗәдә хезмәттәшләрегез арасында дәрәҗәгез үсәр, ә иң мөһиме – өстәмә акча чыганаклары пәйда булыр.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Тәвәккәлләгән – таш ярган. Бу атнада әлеге гыйбарә сезгә бик тә туры килеп торачак. Нәрсәгә генә тотынсагыз да, шәп уңышларга ирешеләчәк. Әлеге дә баягы тәвәккәллек кенә кирәк. Акча, мәхәббәт һәм дуслык мәсьәләләренә кагылышлы әйбәт үзгәрешләр булачак.

Сукояр (21.01 – 19.02) Шактый ук тынгысыз, мәшәкатьле чор. Икеле-микеле уйлар күңелегезне бимазалап торыр. Бер якта – карьера һәм уңышлар, икенчесендә – мәхәббәт һәм гаилә бәхете. Шуның берсенә өстенлек бирергә туры килер. Күңелегез кушканча эшләгез – үкенмәячәксез.

Балык (20.02 – 20.03) Моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә җитди һәм җаваплы булырсыз. Үзегезгә һәм тирәгездәгеләргә гадел бәя бирү өчен шулай кирәк тә! Киләчәк тормышыгыз шуңа бәйле сезнең хәзер. Атна ахырында бер хәбәр ишетү дөньяларыгызны яктыртып җибәрер.


Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев