Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызларның йолдызы

Бүген, 20 февральдә "Бәрмәнчек" керәшен Дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать житәкчесе, Татарстан республикасының атказанган артисткасы Эльмира Кашапова үзенең туган көнен билгеләп үтә

Ансамбльнең чишмә башында ук торган Эльмира Кашапова коллективның төзелүенә, аның репертуар тупланышына, сәнгать осталыгына үзеннән зур өлеш кертте. Ансамбль коллективы гына түгел, республика керәшен оешмасы да үзенең эшен аннан башка күз алдына китерә алмый. Эльмира Вафичевна - профессиональ җырчы һәм талантлы сәнгать җитәкчесе генә түгел, республика күләмендә узучы керәшен фестивальләре һәм конкурсларының режиссеры да. "Керәшен чибәре", "Туым Жондозы", "Бәрмәнчек бакчасы" шикелле республикада инде танылып барган бу чараларның популярлыгында һәм уңышында Эльмира Кашапованың да өлеше зур. Керәшен конкурс-чараларында алыштыргысыз жюри члены, остаз, укытучы, профессионал. Бүген җитәкчеләрен "Бәрмәнчек"нең "йолдызлары" котлый. Республика керәшен активы, "Туганайлар" редакциясе коллективы да бу котлауларга кушыла. Сез - керәшен сәнгате күгендә кабынган йолдызларның йолдызы. Мең яшәгез!
 
 
Артур Поляков, ансамбль директоры :
 
- Эльмира Вафичевна керәшен мәдәниятен үстерүдә үзеннән бик күп өлеш кертте һәм кертә. Фольклорчы Геннадий Макаров белән бергә бик матур эшлиләр, бу үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә, тамашачылар концертка бик теләп йөри. Киләчәктә дә безне үзләренең уңышлары белән сөендереп торсын. Юбилярыбызны чын күңелдән күркәм бәйрәме белән котлап, саулык-сәламәтлек, иҗади һәм шәхси тормышында зур уңышлар телим!
 
Елена Григорьева, Татарстанның атказанган артисты, оркестрант :
 
- Мин инде ансамбль төзелгәч, 3-4 айга соңрак килдем, шул вакыттан бирле Эльмира Вафичевна белән бергә эшлибез. Ул чын сәнгать кешесе, усаллыгы да, чаялыгы да бар. Безнең коллектив яшьләрдән тора. Аларның сәхнәгә беренче аяк басу чорлары, яшьләрне өйрәтергә, дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Эльмира Вафичевнаның оештыру сәләте зур, ул үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, олы хөрмәткә лаек кеше. Аны шушы олы юбилее белән чын күңелдән котлыйм, иҗатында тагы да биек үрләр яулавын телим! Гел шундый актив, башкаларга үрнәк, яшь булып калсын!
 
 
Эльвира Камалова, хор төркеме җитәкчесе:
 
- Эльмира Вафичевнаны без беренче тапкыр 2008 нче елның сентябрендә күрдек. Ул да, безнең кебек, "Бәрмәнчек" ансамбленә артистлар җыю буенча кастингка килгән иде. Аны күргәч, хәйран калдык. Ул чибәр, акыллы, талантлы, тәҗрибәле, чын профессионал. Ә без әле кайсы мәктәпне, кайсы училищены яңа гына тәмамлаган, кайсы югары уку йортларында белем алучы тәҗрибәсез егетләр, кызлар идек. Безнең белән беррәттән, ул да ансамбльгә эшкә алынды. Иң элек ул гади җырчы , аннан соң баш хормейстр буларак эшләде, соңыннан, киңәшләшеп, коллектив аны ансамбльнең сәнгать җитәкчесе итеп тәкъдим итте. Эльмира Вафичевна кеше буларак та, профессиональ җитәкче буларак та көчле рухлы, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы искиткеч шәхес. Кирәк чакта кырыс та була белә, безгә акыллы киңәшләрен дә бирә. Ул безнең әниебез кебек, без аны бик хөрмәт итәбез һәм яратабыз. Аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, киләчәк тормышында зур уңышлар телибез!
 
Алмаз Тукманов, биюче:
 
- Эльмира Вафичевна - бик кешелекле. Безгә эшләгән яхшылыклары үзенә әйләнеп меңе белән кайтсын. Җитәкчебезне матур юбилее белән чын күңелдән котлыйм!
 
Илнур Әхәтов, солист - җырчы:
 
- Без, ансамбль артистлары буларак, җырлыйбыз да, биибез дә. Ә Эльмира Вафичевна - ул ансамбльне алга әйдәп баручы, аның нәтиҗәле эше өчен җавап бирүче, чөнки аның эшләре сәхнәдә чагыла, тамашачы хөкеменә тапшырыла. Ул һәр концерт, чараларга җаваплы карый, бездән дә шуны таләп итә. Киләчәктә дә әле озак бергә эшләргә язсын. Аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим!
 
Оксана Дмитриева , җырчы:
 
- Эльмира Вафичевна һәркемгә үрнәк булырлык, талантлы, позитив, актив кеше, безне яңа омтылышларга этәреп тора. Ел саен без аның туган көненә бер сюрприз әзерлибез, ул быел да булачак. Аңа хатын-кыз бәхете, сәламәтлек, аяз күк йөзе телим! Без аны бик яратабыз!
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев