Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызлардан нәрсә көтәргә?

Яңа ел алдыннан юрауларга, төрле вәгъдәләргә ныграк ышанасы килә башлый. Яңа елдан күңелле үзгәрешләр, өмет иткән хыялларның тормышка ашуын көтәсең. Менә шундый бер өметләрнең, ышануларның берсе йолдызнамә. Киләсе ел йолдыздызнамәсе нәрсәләр вәгъдә итә икән?

Ә без, "Туганайлар" хезмәткәрләре, үз чиратыбызда, газета укучыларыбызның артуына бик өмет итәбез. Бу елны да, киләсе тагын бик күп елларны да бергә, бердәм булып каршыласак иде!

Кучкар (21.03-20.04). 2016 елда барлык Кучкарлар сакчыл булырга тиешләр. Югыйсә Маймыл аларны кирәкмәгән чыгымнарга этәрә. Акчаны кирәксез әйберләр алуга, артык күңел ачуларга тотудан сак булыгыз. Тормышыгызда булган барлык үзгәреш-вакыйгаларны дөрес кабул итегез һәм һәр ситуациядән булдыра алганча файда алырга тырышыгыз. Яз айларында һәм җәй башында сәламәтлегегезне саклагыз, бу вакытта ял алсагыз бик тә әйбәт булыр. Семьягызда һәм мәхәббәт өлкәсендә бар да яхшы булыр.

Үгезбозау (21.04-21.05). Үгезбозауларга югары үрләр һәм җиңүләр яулар өчен бик яхшы ел. Күпләрне карьерада һәм шәхси тормышларында кардиналь үзгәрешләр көтә. Эшне яки тору урынын алыштыру мөмкинлеге чыгачак. Үз эшегезне ачып, персональ проектларны тормышка ашыра алачаксыз. Моңарчы бер урында таптанып торган булсагыз, Маймыл Сезгә бар юлларны ачачак. Тик максатыгызга барганда һәр адымыгызны уйлап, планлаштырып эшләсәгез, шулай эшләгәндә уңыш озак көттермәс.

Игезәкләр (22.05-21.06). Бу билгеләр өчен ел икегә бүленәчәк. Беренчесендә күңелле сюрпризлар һәм көтелмәгән бүләкләр булачак. Игезәкләрнең бу кадәр бәхет һәм уңышка исләре китәчәк. Тик башны югалтырга ярамый. Икенче яртысында эштә проблемалар, семьяда конфликтлар килеп чыгарга, сәламәтлек какшап китәргә мөмкин. Ситуацияне җайлау өчен эшләнгән нинди дә булса эш, киресенчә катлаулы хәлләр китереп чыгарачак. Сезгә сабыр булып, бу кара полосаны үткәреп җибәрергә кирәк. Шәхси тормышта да аерылышуларга кадәр барып җитмим дисәң, дәшми калуың әйбәт.

Кысла (22.06-22.07). Кыслалар тыныч һәм бертөрле эшләреннән дә канәгатьләнү табачаклар. Расходларыгызның доходлардан артып китмәвен бик нык контрольдә тотарга кирәк булачак. Югыйсә, бурычка керергә туры киләчәк. Бу елда ерак юлларга, бигрәк тә экзотик илләргә чыгуны кичектереп торырга кирәк булачак. Документларыгызны карап йөртегез, югалтырга мөмкинсез. Башланган төзелешне тәмамлау һәм яшәү урыныгызны алмаштыру өчен бик уңай ел.

Арыслан (23.07-23.08). Арысланнар еракка китүче планнарын тормышка ашырырга баштанаяк чумачаклар. Тик башта башланган эшләрне төгәлләү әйбәтрәк булыр иде. Үзгәрешләр өчен бу ел бик үк яхшы түгел. Актив һәм максатчан Арысланнар эш урыннарында макталачаклар. Үзегезнең характерыгызны һәм иң яхшы якларыгызны тирә-юньгә күрсәтер вакыт. Арысланнарга сөйгәннәрен югалтмау өчен активрак һәм үз дигәнегездә нык торырга кирәк булачак. Язылышу һәм балалар табу өчен бик әйбәт ел.

Кыз (24.08-22.09). Кызлар бар көчләрен шәхси тормышларына юнәлтергә тиешләр. Маймыл елында ялгызлар үз парларын табырга бик мөмкин. Семьялы Кызлар бар көчләрен семьялары ныклыгын сакларга тотырга тиеш. Эштә активрак булырга һәм бик үк әһәмиятле булмаган чараларда да катнашырга кирәк. Сезне күрәчәкләр һәм тырышлыгыгызны бәяләячәкләр. Кызыклы идеяләр белән чыгарга курыкмагыз. Оригиналь булуыгыз сезгә ярап куяр.

Үлчәү (23.09-22.10). Үлчәүләрнең тиз генә бар нәрсәгә дә өлгерергә теләүләрен Маймыл ошатмаячак. Һәрбер максатка озак һәм нык барырга кирәклеген аңлап, сабыр булыгыз. Ел буена Сезгә үз дигәнегездә нык торырга кирәк булачак. Сак булыгыз Сезнең планнарга көнләшүчеләр аяк чалачак. Планнарыгыз турында чит-ятларга да сөйләмәгез, ярык тагарак янында утырып калуыгыз бар. Ярдәш күрсәтергә теләүчеләрнең барысына да ышанып бетәргә ярамас. Якыннарыгыз, дусларыгыз белән аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Мондый очракта юл кую, тизрәк дуслашу ягын карагыз.

Чаян (23.10-21.11). Кызыл Маймыл Чаяннарның тырышлыгын бик югары бәяли һәм аларга ярдәм итә. Яңа эш башларга җыенганда, тырышлыгыгыз бушка китмәсен өчен, ныклы план гына төзеп калмагыз, тиешле консультация дә алырга онытмагыз. Эшне барысын да үзегезгә генә өеп калдырмагыз, туганнарыгыз, якыннарыгызга, хезмәттәшләрегезгә да өлеш чыгарыгыз. Бергәләп эшләгәндә генә уңышка ирешү җиңелрәк булыр. Яз материаль яктан бик уңышлы булыр. Акчагызны җыя барыгыз, ел ахырында бу запасыгыз бик кирәк булачак. Күрелмәгән зур чыгымнар булуы бар. Нык арып китмәс өчен ял итәргә дә вакыт табыгыз.

Укчы (22.11-21.12). Укчылар ел дәвамында шәхси мөнәсәбәтләргә күп вакыт бирәчәкләр. Бу вакыт - тормышны җайга салу яки тамырдан үзгәртү өчен кирәк. Моның өчен елның икенче яртысы бик уңай. Ялыгызны семьягыз, балаларыгыз, сөйгәннәрегез белән бергә уздырыгыз. Ерак юлларга чыгу, сәфәргә бару өчен бик уңайлы вакыт. Елның беренче яртысын эшкә багышларга кирәк булачак. Күбрәк эшләсәгез, әҗере дә күбрәк булачак. Эштә гайбәтләрдән ерак торыгыз, югыйсә юк җирдән Сезне гаепле итеп калдырырга мөмкиннәр.

Кәҗәмөгез (22.12-20.01). Кәҗәмөгезләргә үз кабырчыкларыннан чыгып активрак һәм аралашучанрак булырга кирәк булачак. Бар вакытыгызны үзегезгә һәм семьягызга гына багышларга кирәкмәс. Вакыйгалар үзәгендә булырга тырышыгыз, бу Сезнең үз бәягезне күтәрергә этәргеч бирер, тормышыгызны яңа буяуларга баетыр. Теләкләрегезнең тормышка ашуы бик мөмкин. Теләгез һәм планнар корыгыз. Кәҗәмөгезләр, үз планнарын тормышка ашыруда башка кешеләрне дә кушып эшләтә алуы белән аерылып торалар. Ел барлык башлангычлар, карьера һәм шәхси мөнәсәбәтләр өчен дә бик уңышлы.

Сукояр (21.01-19.02). Сукоярлар күпме генә танышлыкларын арттырырга, максатларына барырга тырышсалар да, барып чыкмаячак. Күбрәк вакытыгызны үзегезгә, семьягызга багышлагыз. Белемне арттыруга, профессиональлекне үстерүгә менә дигән вакыт. Уңышка, куйган максатка бары ялгыз Сукоярлар, планнарын уңга-сулга сөйләп йөрмәүчеләр, генә ирешәчәк. Иҗат белән шөгыльләнүчеләргә бик уңайлы вакыт. Бу ел Сукоярларга киләсе 2017 елга, барлык планнарын тормышка ашыру өчен, әзерлек елы булып торачак.

Балык (20.02-20.03). Балыклар ел башыннан ук гаҗәеп күтәрелеш һәм "канатлану" тоячаклар. Алларына югары максатлар куеп, аны үзләренең тотнаклыклары һәм оста эш йөртүләре белән вакытыннан алда үтәп чыгачаклар. Тик Балыкка күңеленә ошаган сфераны табу бик мөһим. Алай булмаган очракта, ул әлеге проектын онытачак, ташлаячак. Җәй урталарында Балыклар үзләрендә сәяхәт итәргә тыеп тора алмаслык омтылыш сизәчәкләр. Кызыклы яңа кешеләр белән очрашулар, яңа танышлардан файда да булыр кебек. Киңәш, ярдәм сораучылар булганга, Балыклар үзләрен бик кирәкле итеп тоячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев