Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Җырчы Җәкәү" нәрсәгә өйрәтә?

7 апрель көнне Казанда "Җырчы Җәкәү" клубы яңадан үз ишекләрен ачты. Керәшен этник мәдәниятен яратучылар клубы 2009 елда Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган иде.

Клуб этномузыколог, галим Геннадий Макаров инициативасы белән оештырылды. Керәшен мәдәнияте үрнәкләре, халык иҗаты белән танышырга теләгән яшьләр өчен бу клуб. Дәресләр вакытында борынгы керәшен җырулары, музыка уен кораллары, милли киемнәр, халык бәйрәмнәре, гореф-гадәтләр турында тагын да күбрәк белергә, өйрәнергә була. Сәнгать, музыка, тарих, әдәбият өлкәләрендә үз урыннарын тапкан күренекле кешеләр белән очрашулар үткәрү дә күздә тотыла.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узган беренче дәрес туган тел темасына багышланды. "Туганайлар" газетасының баш редакторы Людмила Белоусова яшьләргә Казан шәһәренең Ершов урамы 20 йортта урнашкан Үзәк керәшен-татар мәктәбенең тарихы, анда укыткан укытучылар турында сөйләде. Керәшен алфавиты үзенчәлекләре, сүзләрнең чын керәшенчә язылышлары, укылышлары хакында, мисаллар китереп, аңлатты.

Яшьләрне "Җаңа Закон" һәм Балык Бистәсенең Алан-Полян авылында гомер иткән Гликерия Сергееваның (Үкерҗә түтинең) әбисеннән калган "Белемнек" китаплары белән таныштырды. Шулай ук, священник, шагыйрь Яков Емельяновның ("Җырчы Җәкәү") яхшылыкка, чисталыкка өндәүче, тәрбия темасы чагылган шигырьләрен дә укып күрсәтте.

Клубка килүчеләр бу очрашудан бик канәгать калдылар. Барысы да туган телгә багышланган дәресләр еш булып торсын иде, дигән теләкләрен белдерделәр.

Яшьләр нәсел тамгалары, кушаматлар, исемнәр, борынгы җырлар, биюләр һәм философик темалар турында кызыксынулары турында да әйттеләр. Болар хакында тулырак алар "Җырчы Җәкәү" клубының киләсе очрашуларында өйрәнәчәк. Клубның беренче җыенына, ни сәбәпледер, яшьләр азрак килде. Бәлки, чараның атна уртасында, эш, уку сәгатьләреннән соң узуы да сәбәпче булгандыр.

Очрашулар ике атнага бер, кечеатна (четверг) көнне Казанда Халыклар дуслыгы йортында узачак. Белдерүләрне безнең сайтта (www. tuganaylar.ru) күзәтеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев