Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Язмыш сытып сынаса да...

Соңгы елларда декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Быел да ул район-шәһәрләрдә күптөрле чаралар белән башланып китте. Нишлисең, язмыш кайвакыт адәм баласына күтәрә алмаслык сынаулар әзерләп куя - сынсаң сынасың, сынмасаң - башка сәламәт кешеләр дә көнләшерлек итеп, яшәвеңне дәвам иттерәсең.

Татарстанда 316 мең мөмкинлеге чикле кеше гомер итә. Бу - барлык халыкның 8 проценты дигән сүз. Әлеге сан Россия күләмендәге күрсәткечләр белән бертигез дәрәҗәдә диярлек. Ә инвалид балалар исәбе Россия күләме белән чагыштырганда бераз кимрәк - 15 мең тирәсе. Соңгы 5-6 елда уңай динамика күзәтелә - инвалидлыкка ия кешеләр саны кими бара, дип белдерә Татарстан хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Моны сәламәтлек саклау системасының нәтиҗәлерәк эшли башлавы белән бәйлиләр.

Республикада "Уңайлы мохит" программасы эшли башлау да мөмкинлекләре чикле инвалидларның тормышларын бераз җиңеләйтүгә булышкан. Бу программага 2,5 миллиард сум акча тотылган. 755 объект бүгенге көндә инвалидлар йөрү өчен яраклаштырылган.

Мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча да шактый алга китеш бар икән. Хәзерге вакытта инвалидлыкка ия кешеләрнең 98 меңе (31 проценты) - хезмәткә яраклы яшьтә. Эшләргә теләк белдереп, мәшгульлек үзәкләренә килгән һәр икенче мөмкинлеге чикләнгән кешене эшкә урнаштыру җаен табалар. Социаль яктан да ярдәм тулы күләмдә күрсәтелә: инвалидлар пенсия ала, моннан тыш, аларга акчалата ярдәм, натураль ташламалар каралган. Инвалидлар декадасы кысаларында күп кенә кызыклы һәм файдалы чаралар планлаштырылу - бер хәл, ә аларның даими тормышын кайгырту, проблемаларын хәл итү буенча конкрет эшләр башкарылсын иде, дип тели күңел сырхавыннан да, тән сызлавыннан да җәфаланучы инвалидлар.

Без, сәламәт кешеләр, нинди дә булса авырлык килүдән дә олылап зарланырга яратабыз. Тирә- ягыбызга күз салыйк: гомерләрендә үз аякларына басып йөрүнең ни икәнен белмәүчеләр дә күпме бит! Аларның кайберләренең тормыш сөючәнлеге, аралашучан, хөр күңеллелеге йөзенә чыккан. Мондыйлар - сау-сәламәтләр арасында да сирәк очрый. Карендәшләребез - Түбән Кама шәһәрендә яшәп, тулы канлы тормыш кичерүче, китаплар чыгаручы Мария Логинова, Раиса Мещеряковалар - әнә шундыйлардан. Алар белән аралашкач, сау-сәламәт булып та, кулыңнан килердәйнең яртысын да эшләмәгән өчен, үз-үзеңне битәрләп куясың.

Мария Логинова шигыре

Мин түзәрмен, әни!

Төшләремә гел бертөсле керә,

Әни, очып сиңа кайтканым.

Ачык итеп күрәм, төшем саен

Ни өчендер, елап ятканың.

Сулык-сулык килеп, ник елыйсың?

Калтыранып куя иңнәрең.

Пышылдыйсың кебек:

"Газиземә Каргышлары төште кемнәрнең?

Каргыш түгел, әни, язмыш шундый,

Кем каргышы төшсен балаңа?

Бәндәләрен Ходай шулай сыный,

Мин түзәрмен, әни, елама!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев