Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Язлар белән бергә, Лидия “Туганайлар”га килде

Язның беренче көнендә безнең газета редакцияcенә Россиянең – атказанган, Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт филармониясенең джаз оркестры директоры, “Сәлам” фольклор ансамбле җитәкчесе, педагогия фәннәре кандидаты, профессор Лидия ӘХМӘТОВА кунакка килде

Җай чыгудан файдаланып, күпкырлы талант иясе, керәшен кызы Лидиягә үзебезне кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

– Лидия Алексеевна, гадәттә, хатын-кызлар 8 Мартны аерым бер дулкынлану белән көтеп ала. Ә Сез?

– 8 Март – яз, яңару, чәчәкләр һәм дөнья матураю белән бәйле. Кошлар да язын кайта, бөтен нәрсә уяна. Хатын-кызлар көне 8 Март та язның беренче аенда. Бөтен хатын-кызларны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Минем өчен 8 Март ул мимозалар белән бәйле. Елга бер тапкыр, бары 8 Мартта гына күренә торган ул чәчәкләрне искиткеч матур дип саныйм. Ирем Рөстәм Әхмәтов, бу бәйрәмдә, гадәттә, бер кочак мимозлар бүләк итә. Гомумән, иремнең яратуы, кулга-кул тотышып тормыш юлыннан бергә баруыбыз – бер генә көнлек түгел, ә гомерлек зур бүләк. Бүләк дип әйтәбез икән, алка, беләзек шикелле бизәнгечләрем – гомер буе Рөстәмнең үз куллары белән ясалган. Кофены да миңа һәр көнне иртән Рөстәм әзерли.

– Сезнең өйдә пешерергә дә вакытыгыз юктыр...

– Ул яктан да Рөстәм белән безнең охшашлык  бар. Итен, суганын, бәрәңгесен күп итеп салып, бәлеш пешерергә яратам. Аның өстен камырдан роза чәчәкләре ясап бизим. Ә Рөстәм мин пешергән бәлешне ашарга ярата, ул аңа лавр яфрагы да өстәтә. Ирем балык тотарга ярата, ә мин балык ашарга яратам. Рөстәм белән фитнеска йөрибез, бассейнда коенабыз. Бакчада да чәчәктән башлап, төрле яшелчә-җимеш утыртабыз. Инде рассадалар үстерә башладык. Узган елны үз бакчабыздан 10 ноябрьдә соңгы кыярны өзеп ашадык. Салат, кинза, укроп ише тәмләткеч үләннәрне көзлектә туңдырып куям да, кыш буе ашыйбыз, дусларга да таратам.

Лидия Әхмәтова гаиләсе белән

–  Керәшенлек... Сезнең өчен нәрсә ул? Хезмәт-иҗат баскычыннан югары күтәрелергә теләп, үз асылыннан читләшүчеләр дә юк түгел бит...

– Керәшен булуым белән горурланам. Бәләкәйдән үз халкыбызның традицияләрен, йолаларын күреп, җаныма сеңдереп үсүемә шатмын. Әтием яклап әбием Евдокия бик матур җырлый иде. Туй, рекрут җырлары... Олы көндә матур киемнәр киеп, күкәйләр кызартып, язны көтеп алуларыбыз... Питрау бәйрәменә авылда сөлгеләр, яулыклар җыюлар... Троицалар... Болар бит искиткеч байлык. 2006 елда үзем оештырган “Сәлам” керәшен фольклор ансамбле белән керәшен җырыуларын, Кайбыч районындагы үземнең туган авылым Соравыл көйләрен өйрәнеп, халыкка кабат кайтарабыз.  Максатыбыз – йолаларны үстерү, бөртекләп җыеп халыкка тарату.

– 13 мартта Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә, сәхнә иҗатыгызга 30 ел тулуга багышлап,  Сезнең тантаналы кичә оештырыла. Шул турыда да әйтеп  үтсәгез иде...

– Әлбәттә, иҗат кичәмне филармониянең джаз оркестры көйләре ямьләячәк. Үзешчән композитор буларак, үзем язган көйләр дә яңгыраячак. Беренче бөтен дөнья сугышында катнашып, Георгий крестына ия булган унтер-офицер бабам Макарга багышлап, аерылышу җырыуын башкарырга җыенам. Әбием Евдокиянең “Тула басу”ын да үзем башкаруында ишетер тамашачы. “Бәрмәнчек” ансамбле  белән бергә җырлаячагыбызны сер итеп саклармын дигән идем дә, сезгә әйтим инде... Эльмира Кәлимуллина, Мәликә, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Илгиз Шәйхеразиев кебек талантлы җырчыларның да катнашуы көтелә. Биектаудан керәшен кызы Амелия Феофанова да җыр лаячак.

– Кияүгә чыгарга җыенучы кызларга нәрсә киңәш итәр идегез? 

– Ирен хөрмәт итеп, аның өчен яшәргә тиеш хатын-кыз. Шул чагында гына синең өчен яши башлый алар. Бик күп хатын-кызның иренә таләбе зур: “Миңа син машина алып бирергә тиешсең. Син квартирлы булырга тиешсең”. Бүгенге кызларга “принц на белом коне” кирәк. Ә хатын-кыз буларак, син үзең нәрсә эшли беләсең? Иреңне дә үзең кебек үк кеше итеп күрергә өйрәнергә кирәк. Килешкән ягын да хөрмәт итәргә, килешмәгәненә дә түзәргә. Әгәр яратсаң, ир ул синең өчен бөтенесен эшләячәк. “Син – гаиләдә баш, син – иң зур кеше, барысын да булдырасың”, – дип әйтсәң, ир-ат канатлана, таулар күчерер көчкә ия була. Яныңдагы бердәнбер ышанычлы кешең – ирең, аның белән күбрәк киңәшләшү, фикерен тыңлау, вакытны бергә уздыру ул гаилә дип аталадыр инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев