Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшәү сыйфаты буенча Татарстан тагын Россиянең алдынгы 5 төбәге арасына керде

2021 елда лидерлар бишлегендә бер төбәк кенә үзгәргән: Краснодар крае, Белгород өлкәсен “этеп” чыгарып, алтынчы баскычтан бишенчегә күчкән

Татарстан Республикасы 2021 елда тормыш сыйфаты буенча X Россия төбәкләре рейтингында дүртенче урынны алды. Республика моннан бер ел элек тә шушы баскычта иде, былтыр исә ул үз күрсәткечләрен тагын да яхшырткан. РИА Новости агентлыгы үткәргән тикшеренүдә шулай диелә, - дип хәбәр итә "Татар-информ".

2021 елда лидерлар бишлегендә бер төбәк кенә үзгәргән: Краснодар крае, Белгород өлкәсен «этеп» чыгарып, алтынчы баскычтан бишенчегә күчкән. Калганнары (Мәскәү шәһәре, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан) үзгәрешсез калган.

Шунысы игътибарга лаек: 2020 ел белән чагыштырганда беренче өчлектә яшәү сыйфаты бераз начарайган: Мәскәүдә – 82,164тән 81,352гә, Санкт-Петербургта – 80,634тән 80,241гә, Мәскәү өлкәсендә 76,068дән 75,858гә. Татарстанда исә, киресенчә, әлеге күрсәткеч уңай якка (66,624тән 69,361гә) үзгәргән.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев