Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яр Чаллы керәшен оешмасы Россиядә таралып яшәүче керәшеннәрне берләштерә

Декабрь аенда Казанда узган Республика керәшен иҗтимагый оешмасының отчёт-сайлау конференциясендә "Яр Чаллы керәшен җәмгыяте" җитәкчесе Виталий Агапов та чыгыш ясады

Виталий Агапов оешманың эшчәнлеге белән таныштырды. Яр Чаллы оешмасы бүгенге көндә Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә гөрләп эшләп килүче керәшен оешмаларының берсе. Оешма Россиянең төрле республикалары, өлкәләрендә яшәүче керәшеннәр белән дә хезмәттәшлек итеп яши. Шулай, оешма Самара өлкәсе Келәүле районы Назаровка авылы, Красноярск крае Пиров районы Комаровка авылы, Иркутск өлкәсе Нокыт районы Хареты авылы керәшеннәре белән элемтәдә тора.

Оешма керәшен телен саклау буенча да мөһим эшләр алып бара. 1999 елдан оешма каршында Нина Кудряшова җитәкчелегендә керәшен атнакөн мәктәбе эшли башлаган. Мәктәп шәһәр күләмендә оештырылган төрле чараларда актив катнашып, алдынгылар рәтендә бара. Шушы елларда мәктәпне 95 кеше тәмамлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев