Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якындагы көннәрдә Татарстанда — 38 градуска кадәр салкынайтачак

Синоптиклар фаразлавынча, республика территориясендә аномаль салкыннар 26 февральгә кадәр дәвам итәчәк

 Соңгы көннәрдә Татарстан территориясендә аномаль салкын һава торышы урнашты. Киләсе атнадан һава температурасы тагын да төшәчәк.

Иртәгә Татарстанда бераз кар яварга мөмкин, ә төнлә һава температурасы урыны белән -31 градуска кадәр төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

21 һәм 22 февральдә салкын булачак. Төнлә һәм иртән 24-31 градус салкын фаразлана, урыны белән -37 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. Көндез һава температурасы -17…-24 градус булачак.

23 февральдә төнлә -30…-35 градус, ә кайбер урыннарда термометр баганасы -38 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -22…-27 градус булачак.

Моннан тыш, якынча фаразлар буенча, сишәмбе төньяк-көнчыгыштан секундына 8-13 метр тизлектә җил исәргә мөмкин. Бу температураның төшүен сиздертәчәк һәм өшү куркынычына китерәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, республика территориясендә аномаль салкыннар 26 февральгә кадәр сакланачак.

 

Татар Информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев