Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якты Күл мәктәбе укучылары Бөтенроссия экология олимпиадасының җиңүчеләре һәм призерлары булдылар

Олимпиадада катнашкан укучылар – сертификатлар, ә җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар белән бүләкләнде

Көз көне онлайн форматта “Экологлар – яшь табигать сакчылары” Бөтенроссия олимпиадасы узды. Аны Россия мәгариф министрлыгының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты ярдәмендә «Федераль балалар экология-биология үзәге» оештырды.

Хәзерге вакытта экология проблемалары зур игътибар таләп итә. Укучыларның экологик чараларда катнашуы белем бирү учреждениеләрендә экологик тәрбиясен һәм культурасын алга таба үстерүгә ярдәм итә. Олимпиадада Россия Федерациясенең 75 субъектыннан 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге 75000нән артык бала катнашты. Һәр яшь төркеме өчен сәламәт яшәү рәвеше, экотуризм, Кызыл китап, туган як хайваннары, көнкүреш калдыкларын эшкәртү кебек темаларга төрле катлаулы биремнәр эшләнде.

Якты Күл мәктәп укучылары сүзләренә караганда, сораулар кызыклы булган, алар арасында шактый катлаулылары да очраган, әмма алар җиңеп чыккан. Шулай итеп, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Эколята – яшь табигатьне саклаучылар» олимпиадасында җиңүчеләр арасына Якты Күл балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Анастасия Деева һәм Марк Кузнецов керде. VI сыйныф укучылары Вячеслав Фокин һәм Динияр Хәйруллин үз яшь категорияләрендә җиңүчеләр булдылар. IX  сыйныф укучысы Анна Фокина да җиңүчеләр арасына керде, ә сыйныфташы Марат Шиһапов призер булды. Олимпиадада катнашкан укучылар – сертификатлар, ә җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар белән бүләкләнде.

Ләйлә Мостафина, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев