Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа клубта - яңача эш

Һәр узган ел тормышыбызда үз эзен калдыра. Ул эзләрнең кара төстәгеләре дә, ак төстәгеләре дә күңел түренә кереп урнаша. Кемнәргәдер узып баручы 2015 ел ак төсләрне күбрәк китергәндер, кемнәргәдер, киресенчә, каралары күбрәк эләккәндер. Буласы булган инде - китеп баручы елга үпкә сакламыйк.

2015 ел нәрсәсе белән истә кала? Кайбер карендәшләребезгә шушы сорауны бирдек. Менә аларның җаваплары.

Юрий Антонов - Сарман районы Ләке авылы Культура йорты директоры:

Узып баручы ел китергән зур сөенечебез - ул Ләке авылында яңа клуб салыну булды. Халык бу клубны бик күптәннән көтте. Инде өметне югалткан чакларыбыз да булган иде. Ә ул шатлык әнә быелны көтеп торган. Президент программасы белән төзелгән Культура йортыбыз күпләрне кызыктырырлык матур һәм бай килеп чыкты. Клубны әлеге хәленә җиткерү өчен, барыбызга да җиң сызганып, кара тиргә батканчы эшләргә туры килде.

Яңа клубта яңача эшли башларга кирәк иде. Барыбыз бергә җыелып уйлаштык та, балалар фольклор ансамбле төзергә булдык. Исемен - "Айбагыр" дип куйдык. Балаларны өй борынча йөреп җыйдык. Кечкенәләр, олыраклар барысы бергә ундүрт бала җыелды. Алар белән үз белгечләребез: хормейстер Римма Тимерова, хореограф - Халисә, баянчы Раилә шөгыльләнә. Грант отып, киемнәр тектерерлек акча таптык. Ансамбль балаларын 17 декабрь көнне "Туым җондозы - 2016" бәйгесенең зона турына Зәйгә алып килдек. Шулай итеп, кырыс жюри каршында беренче имтиханны тоттык.

Әбиләребез, түтиләребез белән "Оста куллар" клубы оештырып җибәрдек. Берсеннән-берсе матуррак, берсеннән-берсе катлаулырак бизәкләр белән кул эшләрендә сынаша түтиләребез. Беренче утырышка өчәү килсә, һәр көнне аларның саны арта бара. Бер җыелгач, бәйләү, чигү эшләре белән генә утырмыйбыз, элеккеге йолаларны да искә төшерәбез, онытылган җыруларыбызны да өйрәнәбез.

26 декабрьда Ләкедә Лукин Питерләр йортына килен төшәсе. Җегете дә, кызы да үзебезнең яктан булгач, киленне чын керәшенчә итеп төшерергә сөйләшкәннәр. Безнең клубка йөрүче әбиләребезнең өйрәнгән һөнәрләре әнә шул яшь парларның язылышу вакытында да бик кирәк буласы. Ике як кодаларга да җырларга, йолаларны искә төшерергә булышырга алар әзер инде.

Сөйләсәң, сүзнең бетәсе юк. Җыеп кына әйткәндә, 2015 ел безнең өчен уңышлы булды, дия алам. Кызыбыз Лиана да, халыкара конкурсларда көчен сынап, күп җиңүләр алып кайтты. Бүгенге көндә ул Алабуга культура училищесы студенты. Уңышлы хәбәрләр җибәреп, әледән-әле безне сөендереп тора.

Яңа ел һәр гаиләгә бары шатлык-сөенечләр генә китерсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев