Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа храмда - керәшенчә литургия

Исәнмесез, "Туганайлар". Түбән Кама шәһәре керәшеннәренең сөенечен Сезгә дә җиткерергә булдым. 18 декабрь көнне керәшеннәр өчен төзелгән өр-яңа чиркәүдә беренче тапкыр үз телебездә архиерей богослужениесе үтте. Июль аенда әле кач урыны гына аруландырылган храмның декабрьгә инде прихожаннар кабул итәсенә беркем дә ышанмагандыр. Әнә шулай - Ходай теләве, Ходай Кодрәте белән...

Исәнмесез, "Туганайлар". Түбән Кама шәһәре керәшеннәренең сөенечен Сезгә дә җиткерергә булдым. 18 декабрь көнне керәшеннәр өчен төзелгән өр-яңа чиркәүдә беренче тапкыр үз телебездә архиерей богослужениесе үтте.

Июль аенда әле кач урыны гына аруландырылган храмның декабрьгә инде прихожаннар кабул итәсенә беркем дә ышанмагандыр. Әнә шулай - Ходай теләве, Ходай Кодрәте белән алты айда чиркәүле булдык. Чиркәү агачтан җыйнак итеп эшләнгән, җылы булып, якты булып, үзенә дәшеп тора. Храмны июль аенда Иконостас әзер булгач аруландырачаклар, диделәр. Түбән Кама һәм Чистай районнары Епархиясе Епискобы Пармен сүзләре буенча, Рождество бәйрәме көннәрендә "Рождество Христово" керәшен чиркәвенә настоятель билгеләнәчәк. Ул үзебезнең телдә келәүләр алып баручы булыр, дигән өметтә калабыз.

Ольга Тихановская (Минеева), Түбән Кама шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев