Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир халкы Корманга җыелды

Мәҗүсилек йолаларын керәшеннәр православие дине белән бәйләп үткәрә: тегесен дә ташламый, яңасын да кабул итә

“Элекке поплар барометрда атмосфера басымының төшүен күзәтеп, надан халык белән Алладан яңгыр сорау йоласын оештырганнар. Яңгыр яугач, кешеләр: “Без сораганга яуды” дип ышанганнар”... Мәктәптә укыганда бер укытучыбызның шулай дип сөйләгәне истә калган. Кызыксынып, интернеттан барометр тарихын карадым әле, ул Италиядә 1644 елда ук уйлап табылган икән. Безнең попларга кайчан килеп җиткәндер, анысын белмим.

Шундый яңгыр сорап яудыру йоласын үзем дә күреп кайттым әле. Корман дип атый аны керәшеннәр. Кызыксынуымның сәбәбе бар. Менә ни өчен.

1865 елның җәендә Керәшен үзәк мәктәбенә укучылар туплау максаты белән, Владимир авылына беренче священнигыбыз, просветителебез Василий Тимофеев килә. Ул авылга килеп кергән көн – беренче Корман була. Ул аны көндәлекләрендә төгәл тасвирлый. Бәйрәмнең шаһиты отец Василий: “Уладимерлеләр элекке җолаларына тугры калып, аны кадерләп саклый, булдыралар ичмаса”, – дип язып калдырмаган. Киресенчә, моны ул мәҗүсилектән калган иске гадәт дип бәяли.

Керәшеннәр арасында православие динен тарату өчен белемле священниклар әзерләү, христианлыкның нигезен өйрәнергә теләгән укучылар туплау булган аның авылларга килү максаты. Нәтиҗәдә, Владимирда чиркәү 1893 елда эшли башлый. Аңа кадәр ир балалар өчен мәктәп ачыла, аннан соң – кызларныкы. Болары – сүз уңаеннан гына.

Василий Тимофеев язып калдырган бу йола бүген ничегрәк саклана икән? Бирегә килүче әбиләр белән сөйләшкәч, шуны белдем: ул өч тапкыр, өч урында була икән. Он Корманы – Салкын кое чишмәсендә (хәзер Качману чишмәсе дип тә йөртәләр, чөнки анда часовня төзеп куйдылар).

Мин икенчесен – Учыплар чишмәсендәгесен күрдем. Монысында тавыклар суйдылар, төрле ярмалардан ботка пешереп, үлән чәе кайнатып, халыкны сыйладылар. Шифалы яңгырлар явып, игеннәрнең мул уңыш бирүен теләп, иман укыдылар. Мәҗүсилек йолаларын керәшеннәр православие дине белән бәйләп үткәрә: тегесен дә ташламый, яңасын да кабул итә. Мин күргән бәйрәмдә дә чишмә суына карап, Ходаебыздан яхшылык сорады халык, су ияләрен сыйларга да онытмадылар. Су – яшәү чыганагы. Тик, кызганыч, су китерүче булмаганлыктан, Владимирда да чишмә юлларына печән үскән. Бәйрәмдә катнашкан ир-атлар Учыплар чишмәсен төзәтү, басмаларын яңарту планы барлыгын әйттеләр.

Бәйрәмне оештырып, ризык әзерләп йөрүчеләргә рәхмәт әйтеп таралышыр алдыннан,  Питрау уразасыннан соң, Биектау чишмәсендә өченче Корманга җыелышырга сүз куешты хатын-кызлар. Анысында тәкә суячаклар. Кемнәр сарык малы бирәчәк – анысы да билгеле икән инде.

“Алла кушып, яңгырлар явып китсә, Корманның өченчесен уздырмасагыз да буламы”, – дип сорадым әбиләрдән. “Үткәрәбез, аның тәртибе шулай. Ул бит яңгыр сорау өчен генә түгел, максат – Алланың хәвеф-хәтәрләрдән саклавын, хәсрәтләр салмавын, игеннәрне, бәрәңгеләрне уңдыруын сорау”, – дип аңлаттылар миңа. Игеннәр мул булсын өчен шифалы яңгырлар кирәк. Теләкләр кабул була күрсен инде!

Корманнан кайткач, Василий Тимофеевның  истәлекләрен тагын бер укып чыктым әле. Барысы да нәкъ шул язып калдырганча, пешерелгән ризыкларны килгән кешеләр өйләренә алып кайтып киттеләр. Изге сүзләр әйтеп пешерелгән ботканы өйдә калганнар да авыз итәргә тиеш. Элек хатын-кыз күмәкләшеп су коенган ул көнне. Бу турыда да сүз булды. Тик суга керергә батырчылык итмәде Владимир хатыннары, яңгыр сорап, җиңелчә су сибешеп кенә (владимирча “чөрмәчтеки”)  алдылар...

Биредә айга якын яшәгән Василий Тимофеев Биектау чишмәсе турында да язып калдырган. Ул анда Корманга Владимир кешеләре генә түгел, Сон авылларыннан килгән мөселманнарның да кушылуын язган. Элеккеләр сөйләве буенча гына булса да, бу турыда белгән олы буын кешеләре дә бар икән әле. Хәзерге әбиләр, халык бәйрәмнәре тыелган совет заманы вәкилләре, ләкин йолаларны саклап кала алганнар. Василий Тимофеевич безнең авылга килгәнгә гасыр ярымнан артык вакыт үткән. Владимирның иске керәшеннәре (старокрещенные дип атый аларны агартучыбыз) бүген дә әби-бабалар йоласын саклауны дәвам итә.

Бәйрәмне священниклар түгел, халык үзе оештырган дигән нәтиҗә генә ясап була. Монда попларның да, барометрның да бер гаебе дә юк.

 

Лидия ПАСЫЕВА.

Мамадыш районының Усали авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев