Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Винера Ганиева укучысы Алинә Шәрипҗанова турында: Ул минем дәвамчым

12 ноябрь көнне Казанда Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанованың концерты узды

-Нәкъ менә Алинә турында мин бик күп нәрсә әйтә алам. Ул — иң тырыш, иң максатчан укучы. Камиллекнең чиге юк дип әйтәләр бит, ул шушы юнәлештә һәрвакыт эшли, аның һәрвакыт югарыга менәсе килә, ул актив иҗат итә. Институтта башта специалитетны, аннары ассистентураны тәмамлады. Бүгенге көндә мин аны кафедрага эшкә остаз буларак чакырдым. Аның эшләгәнен карап торам, ул шулай ук таләпчән, нәкъ менә мин биргән бөтен методиканы үзенең шәкертләренә дөрес итеп бирә. Киләчәктә аның шәкертләре дә үзләренең иҗатлары белән сөендерерләр дип уйлыйм.

Ул элек русча сөйләшә иде, унбиш ел элек кенә татарча сөйләшә, татарча җырлый башлады. Теле дә аның һаман камилләшә бара.

Безнең һөнәр гел үз өстеңдә эшләүне таләп итә. Ансыз үсеп булмый. Алинә ул гел үз өстендә эшли, репертуарны яңарта, проектларда катнаша, ул «Үзгәреш җиле» проектының иң затлы, шәп, профессиональ җырчыларның берсе. Ул бик күпкырлы универсаль җырчы, төрле жанрларда җырлый ала. Опера, оперетта, романс, халык җырлары, эстрада җырлары, ретро җырлар, ул чит телләрдә дә җырлый.

Андый җырчылар сирәк. Күп җырчылар бер юнәлештә генә иҗат итә. Мин аңа иҗатында киләчәктә бәхетләр телим, Аллаһы Тәгалә яңа үрләр яуларга юллар күрсәтсен.

Алинә Шәрипҗанованың тавыш диапазоны — өч октава. Бу хәзерге эстрада җырчыларның сирәгендә генә буламы?

Әлбәттә, андый җырчылар йөз елга бер мәртәбә туа. Мин Казанда, Татарстанда Алинә кебек өч октавада җырлаган җырчыларны белмим. Монда бер октавада гына кылтый-мылтый җырлаучылар бик күп. Әлбәттә, бу Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт, шулай да безнең җырчыларның күбесе сәләтле, ләкин әгәр вокаль методикаларга таянып, нәрсәләрдер өйрәнмәсәң, үз өстеңдә эшләмәсәң, тавыш шул дәрәҗәдә калачак. Аны үстерер өчен укырга, тавышны гел шомартып торырга кирәк, ул гел тонуста булырга тиеш. Бөтен кеше дә ул сынауны уза алмый, ә үсәр өчен тырышлык, максатчанлык кирәк.

Алинә Шәрипҗанованы үзегезнең дәвамчыгыз дип әйтә аласызмы?

Алинә — ул минем дәвамчым, чөнки мин үзем универсаль җырчылар рәтендә идем, заманында мин дә шулай дәүләт чараларында иң беренчеләрнең берсе идем. Алинә, дөрестән дә, минем дәвамчым.

 

ИТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев