Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ветераннарга акчалата ярдәм күрсәтеләчәкме?

Без кабат Җиңү көнен каршы алырга әзерләнәбез, сугыш ветераннарына бүләкләр әзерлибез

Мөгаен, бүгенге вазгыятьтә аларны иң кызыксындырганы – Россия Президенты Владимир Путин 2019 елда кул куйган 186 нчы боерык нигезендә ел саен бирелә торган акчалата ярдәмдер. Әйтергә кирәк, мондый ярдәмнең күләме быел да үзгәрмәде: 10 мең сум тәшкил итә.

Бу җәһәттән кайберәүләрнең, быел аз бирәләр икән, дип борчылуларын да ишетергә туры килә. Шул уңайдан аңлатма биреп китәбез. Узган ел Җиңүнең 75 еллык юбилеен зурлап бәйрәм итү йөзеннән Россия Президенты аерым боерык чыгарган иде. Шуның нигезендә сугыш ветераннарына – 75әр мең сум, тыл ветераннарына 50шәр мең сум акча бирелде. Бу алдагы боерыкка кагылмый. Дөрес, узган ел Ил башлыгы 186 нчы боерык буенча түләнә торган акчаны 50 меңгә җиткерү турында уйларбыз дип тә әйткән иде әйтүен. Әлегә бу хакта бернинди дә рәсми документ юк.

9 Майга кадәр әлеге ярдәмне алу тәртибенең шартлары да бар. Бу исемлеккә керер өчен сугыш ветераны беренче чиратта Россия гражданины булырга тиеш. Чит ил кешеләренә, хәтта Россиядә яшәсәләр дә, гражданлык булмаса, бу ярдәм күрсәтелми. Бары тик Балтыйк буе илләре – Эстония, Литва, Латвиядә яшәүчеләргә генә искәрмә ясала. Бу очракта Россиядә яки шушы республиканың берсендә яшәсәләр, алардан Россия гражданины булу таләп ителми. Тик алар үзләрендә яки чит ил дәүләтләре территорияләрендә сугышчан хәрәкәтләрдә, тылдагы операцияләрдә катнашканлыкларын гамәлгә кертелгән махсус таныклык ярдәмендә дәлилләргә тиеш. Сугыш вакытында тылда эшләгән яки басып алынган территориядә яшәгән өчен генә акча бирелми. Бу искәрмә башка элеккеге совет республикаларына кагылмый. Әмма алар үз регионнарында гамәлгә куелган түләүләргә исәп тота алалар. Россиядә дә федераль ярдәмнән тыш, өстәмә түләүләр кертүче төбәкләр бар. Мәсәлән, Мәскәүдә Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан ветераннарга 25әр мең сум акча тәгаенләнә. Башкаланы саклауда катнашучылар – 15әр мең сум, сугыш чорында Мәскәүдә 6 ай эшләгән тыл хезмәткәрләре 10ар мең сум алачак.

Моңа охшаш түләүләр төрле суммада Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Иркутск, Төмән өлкәләрендә, Ханты-Манси автоном округында каралган. Безнең укучыларыбыз да бу хакта бик кызыксына, өметләнә, әмма, ни кызганыч, Татарстанда әлегә бу хакта бернинди яңалык та юк. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин: – Республикада Җиңү көне уңаеннан ел саен бирелә торган түләү 749 ветеранга билгеләнгән. Шуларның 167се – Бөек Ватан сугышы инвалиды, 582се – Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Түләүне алыр өчен гариза язарга кирәкми. Ул Россия Пенсия фондының территориаль органнарында булган документларга нигезләнеп билгеләнә. Бу сумма картага, банк счетына күчереләчәк, ә пенсияне акчалата алучыларга апрель яки май айлары пенсиясе белән бергә өйгә китереп бирәчәкләр.

Бөек Ватан сугышында катнашучы башка төр пенсияләр алган очракта, аңа бу өстәмәне Пенсия фонды түли. Хәрби пенсия алган очракта, Хәрби комиссариатның, Эчке эшләр министрлыгының яки башка берәр башкарма органның пенсия бүлекчәсе билгели. Балтыйк буе республикаларында яшәүче ветераннарга бу түләүне Россия илчелеге тормышка ашыра. 10 мең сумлык өстәмәгә салым салынмый. Әфганстанда һәм башка илләрдәге сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга бу акча бирелми, чөнки алар күтәренке пенсия һәм айлык өстәмәләр белән тәэмин ителгән.

 

Ватаным Татарстан

Без кабат Җиңү көнен каршы алырга әзерләнәбез, сугыш ветераннарына бүләкләр әзерлибез. Мөгаен, бүгенге вазгыятьтә аларны иң кызыксындырганы – Россия Президенты Владимир Путин 2019 елда кул куйган 186 нчы боерык нигезендә ел саен бирелә торган акчалата ярдәмдер. Әйтергә кирәк, мондый ярдәмнең күләме быел да үзгәрмәде: 10 мең сум тәшкил итә. Бу җәһәттән кайберәүләрнең, быел аз бирәләр икән, дип борчылуларын да ишетергә туры килә. Шул уңайдан аңлатма биреп китәбез. Узган ел Җиңүнең 75 еллык юбилеен зурлап бәйрәм итү йөзеннән Россия Президенты аерым боерык чыгарган иде. Шуның нигезендә сугыш ветераннарына – 75әр мең сум, тыл ветераннарына 50шәр мең сум акча бирелде. Бу алдагы боерыкка кагылмый. Дөрес, узган ел Ил башлыгы 186 нчы боерык буенча түләнә торган акчаны 50 меңгә җиткерү турында уйларбыз дип тә әйткән иде әйтүен. Әлегә бу хакта бернинди дә рәсми документ юк. 9 Майга кадәр әлеге ярдәмне алу тәртибенең шартлары да бар. Бу исемлеккә керер өчен сугыш ветераны беренче чиратта Россия гражданины булырга тиеш. Чит ил кешеләренә, хәтта Россиядә яшәсәләр дә, гражданлык булмаса, бу ярдәм күрсәтелми. Бары тик Балтыйк буе илләре – Эстония, Литва, Латвиядә яшәүчеләргә генә искәрмә ясала. Бу очракта Россиядә яки шушы республиканың берсендә яшәсәләр, алардан Россия гражданины булу таләп ителми. Тик алар үзләрендә яки чит ил дәүләтләре территорияләрендә сугышчан хәрәкәтләрдә, тылдагы операцияләрдә катнашканлыкларын гамәлгә кертелгән махсус таныклык ярдәмендә дәлилләргә тиеш. Сугыш вакытында тылда эшләгән яки басып алынган территориядә яшәгән өчен генә акча бирелми. Бу искәрмә башка элеккеге совет республикаларына кагылмый. Әмма алар үз регионнарында гамәлгә куелган түләүләргә исәп тота алалар. Россиядә дә федераль ярдәмнән тыш, өстәмә түләүләр кертүче төбәкләр бар. Мәсәлән, Мәскәүдә Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан ветераннарга 25әр мең сум акча тәгаенләнә. Башкаланы саклауда катнашучылар – 15әр мең сум, сугыш чорында Мәскәүдә 6 ай эшләгән тыл хезмәткәрләре 10ар мең сум алачак. Моңа охшаш түләүләр төрле суммада Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Иркутск, Төмән өлкәләрендә, Ханты-Манси автоном округында каралган. Безнең укучыларыбыз да бу хакта бик кызыксына, өметләнә, әмма, ни кызганыч, Татарстанда әлегә бу хакта бернинди яңалык та юк. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин: – Республикада Җиңү көне уңаеннан ел саен бирелә торган түләү 749 ветеранга билгеләнгән. Шуларның 167се – Бөек Ватан сугышы инвалиды, 582се – Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Түләүне алыр өчен гариза язарга кирәкми. Ул Россия Пенсия фондының территориаль органнарында булган документларга нигезләнеп билгеләнә. Бу сумма картага, банк счетына күчереләчәк, ә пенсияне акчалата алучыларга апрель яки май айлары пенсиясе белән бергә өйгә китереп бирәчәкләр. Бөек Ватан сугышында катнашучы башка төр пенсияләр алган очракта, аңа бу өстәмәне Пенсия фонды түли. Хәрби пенсия алган очракта, Хәрби комиссариатның, Эчке эшләр министрлыгының яки башка берәр башкарма органның пенсия бүлекчәсе билгели. Балтыйк буе республикаларында яшәүче ветераннарга бу түләүне Россия илчелеге тормышка ашыра. 10 мең сумлык өстәмәгә салым салынмый. Әфганстанда һәм башка илләрдәге сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга бу акча бирелми, чөнки алар күтәренке пенсия һәм айлык өстәмәләр белән тәэмин ителгән. Без кабат Җиңү көнен каршы алырга әзерләнәбез, сугыш ветераннарына бүләкләр әзерлибез. Мөгаен, бүгенге вазгыятьтә аларны иң кызыксындырганы – Россия Президенты Владимир Путин 2019 елда кул куйган 186 нчы боерык нигезендә ел саен бирелә торган акчалата ярдәмдер. Әйтергә кирәк, мондый ярдәмнең күләме быел да үзгәрмәде: 10 мең сум тәшкил итә. Бу җәһәттән кайберәүләрнең, быел аз бирәләр икән, дип борчылуларын да ишетергә туры килә. Шул уңайдан аңлатма биреп китәбез. Узган ел Җиңүнең 75 еллык юбилеен зурлап бәйрәм итү йөзеннән Россия Президенты аерым боерык чыгарган иде. Шуның нигезендә сугыш ветераннарына – 75әр мең сум, тыл ветераннарына 50шәр мең сум акча бирелде. Бу алдагы боерыкка кагылмый. Дөрес, узган ел Ил башлыгы 186 нчы боерык буенча түләнә торган акчаны 50 меңгә җиткерү турында уйларбыз дип тә әйткән иде әйтүен. Әлегә бу хакта бернинди дә рәсми документ юк. 9 Майга кадәр әлеге ярдәмне алу тәртибенең шартлары да бар. Бу исемлеккә керер өчен сугыш ветераны беренче чиратта Россия гражданины булырга тиеш. Чит ил кешеләренә, хәтта Россиядә яшәсәләр дә, гражданлык булмаса, бу ярдәм күрсәтелми. Бары тик Балтыйк буе илләре – Эстония, Литва, Латвиядә яшәүчеләргә генә искәрмә ясала. Бу очракта Россиядә яки шушы республиканың берсендә яшәсәләр, алардан Россия гражданины булу таләп ителми. Тик алар үзләрендә яки чит ил дәүләтләре территорияләрендә сугышчан хәрәкәтләрдә, тылдагы операцияләрдә катнашканлыкларын гамәлгә кертелгән махсус таныклык ярдәмендә дәлилләргә тиеш. Сугыш вакытында тылда эшләгән яки басып алынган территориядә яшәгән өчен генә акча бирелми. Бу искәрмә башка элеккеге совет республикаларына кагылмый. Әмма алар үз регионнарында гамәлгә куелган түләүләргә исәп тота алалар. Россиядә дә федераль ярдәмнән тыш, өстәмә түләүләр кертүче төбәкләр бар. Мәсәлән, Мәскәүдә Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан ветераннарга 25әр мең сум акча тәгаенләнә. Башкаланы саклауда катнашучылар – 15әр мең сум, сугыш чорында Мәскәүдә 6 ай эшләгән тыл хезмәткәрләре 10ар мең сум алачак. Моңа охшаш түләүләр төрле суммада Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Иркутск, Төмән өлкәләрендә, Ханты-Манси автоном округында каралган. Безнең укучыларыбыз да бу хакта бик кызыксына, өметләнә, әмма, ни кызганыч, Татарстанда әлегә бу хакта бернинди яңалык та юк. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин: – Республикада Җиңү көне уңаеннан ел саен бирелә торган түләү 749 ветеранга билгеләнгән. Шуларның 167се – Бөек Ватан сугышы инвалиды, 582се – Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Түләүне алыр өчен гариза язарга кирәкми. Ул Россия Пенсия фондының территориаль органнарында булган документларга нигезләнеп билгеләнә. Бу сумма картага, банк счетына күчереләчәк, ә пенсияне акчалата алучыларга апрель яки май айлары пенсиясе белән бергә өйгә китереп бирәчәкләр. Бөек Ватан сугышында катнашучы башка төр пенсияләр алган очракта, аңа бу өстәмәне Пенсия фонды түли. Хәрби пенсия алган очракта, Хәрби комиссариатның, Эчке эшләр министрлыгының яки башка берәр башкарма органның пенсия бүлекчәсе билгели. Балтыйк буе республикаларында яшәүче ветераннарга бу түләүне Россия илчелеге тормышка ашыра. 10 мең сумлык өстәмәгә салым салынмый. Әфганстанда һәм башка илләрдәге сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга бу акча бирелми, чөнки алар күтәренке пенсия һәм айлык өстәмәләр белән тәэмин ителгән. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=32823

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев