Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вероника Кузнецова кияүгә чыга

Чаллы кызы Вероника Кузнецова кияүгә чыгу мәшәкатьләре белән мәшгуль. Егет кеше нәкъ Верониканың җырындагыча "өлгер" булып чыккан: кинога да чакырган, туңдырма да каптырган, чәчәкләр дә иснәткән! Туй август аена билгеләнгән.

- Сөйгәнем - Казан егете, аның белән 1 ел тирәсе очрашып йөрдек. Кияүгә чыгу тәкъдимен ул әти-әниләр каршында ясады. Туйны Казанда үткәрергә уйлыйбыз, Алла теләсә, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Вероника. Кияү егете бөтенләй башка өлкәдә эшләсә дә, Верониканың иҗат итүенә, гастрольләргә йөрүенә бер дә каршы түгел, киресенчә, аңлап, ярдәм итеп, киңәш биреп тора икән.

Билгеле булганча, Вероника Кузнецова - "Ямьле" төркеменең талантлы солисты. Бүгенге көндә кызлар "Гөлләр үсә" исемле ретро җырга тәүге клипларын төшереп йөри. "Клипны Татарстанның төрле җирләрендә төшерәбез. Беренчесе һәм соңгысы булмас, киләчәктә дә клиплар төшерү теләге бар", - диде җырчы.

Intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев