Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Венера Ганиева ире Камилгә багышлап шигырь урнаштырган

Җырчы аны үзенең инстаграм битенә куйган

Юлга ап-ак карлар яуган иде,
Иске елның соңгы көннәре,
Ник калдырып киттең мине, җаным,
Синнән башка сөйим кемнәрне?

Бер мизгелдә бар да юкка чыкты,
Камилләрдән камил Камилем,
Син үзең дә кояш кебек идең,
Нурлар булып калдың, кадерлем.

Бик юксынам сине
Күңел ышанамы? Юк.
Син җанымда минем — үлмәдең,
Син бит әзле килгән Яңа елны,
Яңа бәхетләрне күрмәдең.

Синең кочагыңда эреп-эреп китеп,
Йокыларга килә китәсем,
Ничек кенә түзәр икән йөрәк,
Синсез каршыладым кышның иртәсен.

Шундый суык, җаным өши минем,
Синсез өшим, синсез туңам мин,
Хәзер инде былбыл кошлар булып,
Бер ялгызым талга кунмам мин.

Артка борылып карарсың да,
Мин булырмын сине сагынган,
Бердәнберем минем, мәхәббәтем,
Бары мин ул син дип табынган.

(Гөлнур Галимова)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев